tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ник соң Сабантуй елга бер генә?!
Ник соң Сабантуй елга бер генә?!

Ник соң Сабантуй елга бер генә?!

«Сабантуй» дигәндә, мөгаен, һәркемнең күз алдына ямьле җәй, кояшлы көн, милли җыр-биюләр, типсә тимер өзәрдәй батырлар, җилдән җитез чабыш атлары килеп басадыр. Нәкъ шундый күркәм шәһәр Сабан туе 26 июнь көнне Ижау ипподромында узды.

Кунакларны «Бәхет», «Рәйхан», «Асылъяр» ансамбльләре каршы алды. Алар һәр килгән кеше­не дәртләндереп, моңлы гармун көйләренә биетеп, җырлатып мәй­данга озаттылар. Түбәтәй кигән бабайларны, егетләрне, ак яулыкларын матур итеп бәйләгән әбиләрне һәм калфак кигән кызларны күреп сөендек.

Бәйрәмгә Удмуртиянең барлык районнарыннан, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан килгәннәр иде. Мәүлет Юкин, Яр районыннан өлкән яшьтә булуына карамастан, таякка таянып булса да, махсус Ижау шәһәре Сабан туена килгән. «Күптән киләсе килә иде инде. Кешеләрне, иптәшләремне күрермен, дип килдем. Бик шәп каршы алдылар, рәхмәт, бик сөендек. Алдагы көннәрдә дә күрешергә язсын!» – диде ул ихлас күңеленнән. Ижаудан Венера Гәрәева: «Сабантуйны зарыгып көтеп алдык. Үз халкыбызның шундый бәйрәмнәр уздыруына, балаларыбызның татарча җырлаганнарына, биегәннәренә сөенәбез. Көннәр әйбәт, кәефләр шәп.

Оештыручыларга зур рәхмәт», – диде ул. Мәйданга кергән җир­дә бер төркем кешеләрнең җые­лыш­каннарына игътибар иттем. Сабан туена килеп, туганнарын очратканнар: кочаклашалар, йөзләреннән елмаю китми, истәлеккә дип фотога төшәргә дә өлгерделәр.

Заманча Сабантуйны сәүдә нокталарыннан башка күз алдына китереп булмый. Төрле-төрле, хуш исле тәмле бал, шашлык, казылык – нәрсә генә юк биредә! Бер сатучының төрле зурлыктагы савытларда тезеп куйган чәкчәкләре, бавырсак­лары ерактан ук үзенә җәлеп итеп, чакырып тора. Икенче сатучының өстәлендә – калфаклар. Алар төрле төстә, төрле бизәкле — күңелеңә ошаганын сайла!

Ипподромга күтәрелә торган баскычтан менү белән «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре татарча фотозона оештырган иде: өстәлдә матур самавыр, милли бизәкләр төшерелгән савыт-саба, сувенирлар тезелеп киткән. Теләге булганнарны милли киемнәргә киендереп, фотосурәткә дә төшерделәр. Фотозона каршында Әгерҗе районыннан килгән «Тарих һәм мәдәни мирас» музее борынгы татар өе күренешен тәкъдим итте. «Нинди матур бит безнең татар өйләре, милли мохит!» – дип сөенеп куйдык.

Төгәл иртәнге тугызда ат чабышы башланып китте. Приз фонды 370 000 сум! Барлыгы 6 чабыш төре күрергә мөмкин булды бу көнне. Атлар «Ковбой», «Барс», «Элита», «Первая миля Удмуртии» призлары өчен ярыштылар. Җайдаклар арасында татарлар булуы шатландыра: Шәвәлиев, Әмиров, Рәхмәтуллин, Зиннуров фамилияләрен ишетү күңелгә сары май булып ятты.
Бәйрәм сәхнәсен Әгерҗе райо­нының иҗат коллективлары чы­гышлары бизәде. Алар 100 кешедән торган делегация белән килгәннәр. «Безнең Әгерҗе районы Удмуртия Республикасы белән янәшә урнашкан. Күршеләребез белән бик дус яшибез. Аларның икенче ел рәттән безгә милли бәй­рәмне оештыруны ышанып тапшырганнары белән бик горурланабыз», – диде Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев.


Ниһаять, Сабан туен тантаналы рәвештә ачу мизгелләре дә якынлашты! Килгән кунакларны беренче булып Ижау шәһәре Хакимияте Башлыгы Олег Бекмеметьев сәламләде: «Хәерле көн, кадерле ижаулылар, хөрмәтле Удмуртия башкаласы кунаклары! Искиткеч матур узган Гербер бәйрәме тавышлары тынып та өлгермәде, менә инде без тагын да матуррак Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәбез. Аның тамырлары, тарихы татар һәм башкорт халыкларының мәдәнияте белән бәйле булса да, аны дуслык бәйрәме дип санарга була. Чөнки монда төрле милләт кешеләре килә һәм барысы да бәйрәм хуҗаларының кунакчыллыгын тоялар».

Удмуртиянең Мил­ли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова да Олег Бекмеметьев сүзләренә кушылып: «Биредә татар дөньясының бөтен матурлыгын һәм тирәнлеген тоярга, татар халкының мәдәнияте белән танышырга мөмкин», – диде. Ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме белән котлавын укыды. Ижаулыларны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Илдус кызы Габбасова да сәламләде: «Бүген бу матур мәйданга туган телебезне, гореф-гадәтләребезне чын күңелдән яраткан милләттәшләребез генә җыелганнардыр дип уйлыйм. Һәм сезгә шушы милли традиция­ләребезне саклавыгыз өчен бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Иң зур теләгебез: милли мирасыбызны балаларыбызга, оныкларыбызга түкми-чәчми тапшырсак иде».

Бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен Удмуртия Республикасының Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин җиткерде: «Әгерҗе районы хакимиятенә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Удмуртия Республикасы Милли сәясәте министрлыгына, Республика башлыгы Александр Бречаловка Сабантуй бәйрәмен уздыруда гына түгел, ә татар телен укытуга, безнең милли бәйрәмнәрне, фестиваль-концерт­ларны уздыруга юнәлтелгән күп кенә проектларда ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт!»

Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов та Ижау Сабан туена килгән иде. «Башкортстан Рес­публикасыннан чыккан күп кенә кешеләргә Ижау шәһәре туган җир булып тора. Сабантуй кебек бәйрәмнәр безнең халкыбызны берләштерә. Мәдәниятебезне саклап, үз телебезне кадерләп яшик!» – диде ул.

Котлау сүзләре әйтелгәч, сәхнәгә Ижау шәһәренең иҗат коллективлары чыкты: «Асылъяр» үрнәк татар музыка җыр һәм бию ансамбле, «Вертикаль» бию студиясе, «Афәрин» бию ансамбле. Балезино районы Падера авылыннан килгән «Авылдашлар» бию төркеме Илмир хәзрәт Касимовның шәхси колекциясеннән борынгы татарларның костюмнарын күрсәттеләр.

Шул ук вакытта мәйданда уен-ярышлар гөрләде: кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, бау тартышу, чүлмәк вату, баганага менү (җиңүчене әтәч һәм кыйммәтле бүләк көтә иде). Нинди генә уеннар юк иде монда! Читтәрәк ир-атлар хатыннарын бакча арбасына утыртып ярыштылар. Беренче килгәннәр шул арбага ия булдылар. Сабантуйның бүләкләре арасында ике капчык шикәр комы да бар иде. Тик аны бүләккә алып кайтып китү бер дә җиңел булмады. Моның өчен шушы авыр капчыкны җилкәгә салып, беренче булып йөгереп килергә кирәк иде.

Аерым мәйданчыкта батырлар көч сынашты. Көрәшне яшүсмерләр ачып җибәрде һәм авырлыгы 90 килограммнан югары булган батырлар тәмамлады. Абсолют батырга тәкә һәм плитә бүләк ителде.

Тамашачылар бәйрәмнең махсус кунаклары – Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның концертын да яратып карадылар. Алар үзләренең күптән танылган һәм яраткан җыр­ларын башкардылар.

Әнә шулай, татар халкы эшли дә, ял да итә белә, үзенең гореф-гадәтләрен саклый, аларны үстерә дә. Сабантуйда балаларның, яшь­ләрнең халкыбызның җыр-бию­ләрен башкарулары, милли көрәштә катнашулары, үзара туган телдә аралашулары, милли киемнәр ки­еп килүләре моның шулай булуын тагын бер кат исбатлый. Алдагы көннәрдә дә Сабантуйларның гөр­ләп үтүен күрәсе килә. Татарлыгыбызны саклыйк, дуслар!

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*