tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда татар телендә «Белем» радиосы ачыла
Татарстанда татар телендә «Белем» радиосы ачыла

Татарстанда татар телендә «Белем» радиосы ачыла

Август азагы-сентябрь башында интернет киңлекләрендә татар телендә «Белем» радиосы эшли башлаячак.

«Татарда тагын бер татарча радио булачак. Татнетны үстерү фонды Раил Гатауллин инициативасы һәм Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм күрсәтү фондының финанс ярдәме белән «Белем» радиосын оештырдык», диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең Радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары Алмаз Миргаязов «Әдәби марафон»га багышланган матбугат конференциясендә.

«Бу мәктәп балалары өчен радио һәм аның төп эчтәлеген мәктәп балаларына кирәк булган мәгълүмат тәшкил итәчәк. Татар әдәбияты, энциклопедик мәгълүмат, гомумән бала өчен кирәкле файдалы мәгълүматны без бу радио нигезенә салырга тырышачакбыз», – дип дәвам итте Алмаз Миргаязов.

Аның әйтүенчә, радио эчтәлеген методистлар, психологлар эшли. Оештыручылар аны август-сентябрь айларында интернет сайт буларак эшләтеп җибәрергә өлгерергә планлаштыра.

«Татарда радио тыңлаучылар линейкасы мәктәп яшендәге балалар хисабына киңәячәк. Әлбәттә, беренче вакытта әлеге радионы тыңлаучылар һәм тыңларга әзер балалар шактый күп булыр дип уйламыйбыз. Безнең бурыч – әлеге юнәлештә мода кертеп җибәрү», дип дәвам итте ул.

«Безнең максатыбыз – радио тыңлау культурасына нигез салу. Бу радио үз үсешен социаль челтәрләрдә һәм мобиль кушымта аша алырга тиеш. Әкренләп без бу радионы тыңлаучылар санын арттыра алырбыз дип уйлыйбыз», диде ул.

«Китап» радиосы җитәкчесе буларак, Алмаз Миргаязов әлеге радионың «Әдәби марафон» эшендә дә актив катнашуын ассызыклады.

  • 1 – 21 июль көннәрендә интернет киңлекләрендә «Әдәби марафон старт ала. Катнашучылар 21 көн дәвамынңа татар әдәбияты әсәрләрен укып, аның өзекләрен көн саен аны #әдәбимарафон ВКонтакте челтәренә урнаштырып барырга тиеш.
  • ХХ #Әдәби марафонда18 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. 13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган балалар марафонда ата-аналарының аккаунты аша катнаша. Аккаунтлар ябык булырга тиеш түгел.
  • Марафон тәмамлангач Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы оештыру комитеты нәтиҗәләр ясый.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*