tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсе татар хатын-кызлар җыены һәм «Нижгарбикә-2022»гә әзерлек башланды
Нижгар өлкәсе татар хатын-кызлар җыены һәм «Нижгарбикә-2022»гә әзерлек башланды

Нижгар өлкәсе татар хатын-кызлар җыены һәм «Нижгарбикә-2022»гә әзерлек башланды

Бүген Түбән Новгород шәһәренең “Туган як” редакциясендә 13 майда Кочко-Пожар мәдәният йортында узачак VI өлкә татар хатын-кызлар җыены һәм V “Нижгарбикә” конкурсы буенча оештыру комитетының утырышы узды.

Өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев җитәкчелегендәге оргкомитет составында өлкә “Туган як” газетасы баш редакторы Олег Әндәрҗанов, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина һәм районара кураторы Найлә Жиһаншина, Сергач районы мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Лисина, Кочко-Пожар авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин, мәдәният йорты директоры белән художество җитәкчесе Ибраһим һәм Гөлнара Мусиналар катнашты.

Утырышта бу ике зур өлкә чарасын тиешле дәрәҗәдә уздыру мәсьәләләре каралды. Оргкомитет әгъзалары бәйгенең нигезләмәсен булдырып, аны камилләштерде, үткәрү шартларын билгеләде, жюри составы турында карар кабул итте, бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең исемлеге белән танышты, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән билгеләнде һәм башка мөһим сорауларны күтәреп чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*