tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә яшь шагыйрьләр һәм җанлы музыка бәйгеләре узачак
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә яшь шагыйрьләр һәм җанлы музыка бәйгеләре узачак

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә яшь шагыйрьләр һәм җанлы музыка бәйгеләре узачак

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел берничә чарадан тора. Акция кысасында «Qazan Quest» квест-уены узачак, «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак, яшь татар шагыйрьләре һәм җанлы музыка конкурсы булачак. Акция Чаллы шәһәрендә дә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатьтә кадәр Чаллы театры бинасында үтәчәк.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә быел өстенлек яшь талантлы музыкантларга гына түгел, ә шагыйрьләргә дә биреләчәк. Моның өчен яшь татар авторлары арасында шигъри конкурс игълан ителде. Җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрельдә билгеле булачак. Аалар «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында шигырьләрен сөйләячәк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова.

Аның әйтүенчә, гала-концерт 26 апрельдә шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Бауман урамында 16.00 сәгатьтә булачак. Гала-концертны Илгиз Шәйхразиев һәм Ләйлә Лерон алып барачак. «Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Сәхнәдә Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, TatKidLab, Shanu, Ике яр, Мингазов һ.б. чыгыш ясаячак. Концертның махсус кунаклары – режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев», – диде ул.

«Җанлы музыка бәйгесе нәтиҗәләре буенча бер сәхнәдә танылган музыкантлар белән халык тавыш бирүендә җиңгән музыкантлар чыгыш ясаячак. Алар үз әсәрләрен яки татар классик җырын альтернатив музыка юнәлешендә яңгыратачак. Атна дәвамында бәйгедә җиңүчеләр аранжировкалар булдыру өстендә үз кураторлары белән эшләячәк һәм репетицияләр ясаячак. Җиңүчеләрнең исемнәре 20 апрельдә билгеле булачак», – ди Зөһрә Вилданова.

22 апрельдә акция кысасында Казан урамнарында «Qazan Quest» уены узачак. «Qazan Quest» – ул 2009 елдан бирле Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары тарафыннан үткәрелгән «Татар-Дозор» квест-уенының яңартылган форматы. Уенда Казан мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары катнаша. Уен квест форматында оештырылган: командалар оештыручылар биргән нокталар буенча йөриячәк һәм биремнәрне чишәчәк.

«Быел «Тяжело с татарским» антипремиясе комиссиясенә җәмәгать эшлеклеләре һәм шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел белгечләре керде. Алар төзегән антирейтинг нигезендә, 26 апрельдә антипремиясенең чираттагы ияләре игълан ителәчәк. Шулай ук акцияне оештыручылар татар телен кулланган оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырачак», – диде җаваплы сәркатиб.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясен Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм URBANTAR оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*