tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск делегаты конгресс съездында кадрлар үзгәреше булыр дип фаразлый
Нижневартовск делегаты конгресс съездында кадрлар үзгәреше булыр дип фаразлый

Нижневартовск делегаты конгресс съездында кадрлар үзгәреше булыр дип фаразлый

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы съездыннан ниләр көтүе хакында хәбәр итте.

«Съезд бөтен татар сәясәтен тамырдан үзгәртәчәк, дип аңлыйбыз. Монда Милли Шура әгъзалары кадрлары яңартылуы ихтимал. Алар [милли] стратегияне нигез итеп алачак һәм тормышка ашырачак», – ди ул.

Рафаил Мөхәммәтҗанов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып бара торган сәясәтнең татар дөньясы өчен бик мөһим булуын әйтте.

«Без ул яңадан Милли Шура әгъзасы итеп сайланыр дип ышанабыз. Ул – татар дөньясының алтын байлыгы. Татарстан Президенты аның кандидатурасына бик дөрес тукталган иде. Васил Шәйхразыев БДБның барлык илләрендә дә татар дөньясын берләштерә», – ди ул.

Рафаил Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы татар дөньясындагы барлык сорауларны да колачлый. Мәсәлән, яңа елдан муниципаль мәктәптә дүртенче татар сыйныфы булдырылачак, диде ул.

Нижневартовск делегаты Бөтендөнья татар конгрессы үз стратегиясен тагын да яхшырак алып барсын иде дигән теләктә калуын әйтте. «Безнең өчен төп мәсьәлә – чит илләр белән элемтәне ныгыту. Татарлар аралашып яшәргә тиеш. Без үз тарихыбызны белергә бурычлы», – диде Рафаил Мөхәммәтҗанов.

  • 2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Анда 1500 делегат һәм шәрәфле кунак чакырылган. Нижневартовск шәһәреннән съездда 7 делегат һәм шәрәфле кунак катнашачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*