tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәре мәктәбендә татар теле сыйныфы ачылды
Нижневартовск шәһәре мәктәбендә татар теле сыйныфы ачылды

Нижневартовск шәһәре мәктәбендә татар теле сыйныфы ачылды

20 нче сентябрьдә Нижневартовск шәһәрендәге 8 нче санлы мәктәптә, “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте тәкъдиме белән, татар теле сыйныфы үз ишекләрен ачты. Анда әлеге мәктәтәге балалар гына түгел, якындагы микрорайонда яшәүчеләр дә туган телен өйрәнә алачак. Хәзер анда белем алырга 7 яшьтән 12 яшькәчә 15 бала гариза язган. Укучыларга башлангыч сыйныф укытучысы белем бирәчәк. Ул Казанда белемен арттырып кайткан. Кулында дипломы бар.

Бу – Нижневартовск шәһәрендә инде икенче сыйныф. Беренчесе 11 нче санлы мәктәптә ике ел элек ачылган иде. Яңа татар теле сыйныфын ачу зур тантана буларак узды. Анда шәһәр җитәкчелеге, депутатлар, “Мирас” оешмасы активистлары, укытучылар, балалар катнашты.

Сыйныф ачылу хөрмәтенә, укучылар концерт әзерләгән. Туган телебездә җырладылар, милли биюләр башкардылар. М. Җәлил шигырьләрен сөйләделәр.

Татар теле сыйныфы булачак бүлмә ремонтлана, җиһазлар, уку әсбаплары белән тулыландырыла. “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рафаэль Мөхәммәтҗанов белдергәнчә, киләсе елга алар тагын бер сыйныф ачарга планлаштыра.

София Хәйруллина

Нижневартовск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*