tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырдылар
Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырдылар

Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырдылар

Ханты-Мансийск-Югра Диния нәзарәте ярдәме белән Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырылды.

Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов әйткәнчә, татар һәм таҗик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шәһәр мөселманнары әлеге истәлекле вакыйганың шаһитлары булган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчетне «Нижневартовск шәһәренең 1 нче мөселман дини оешмасы» төзетә, ә подрядчы оешма — «ООО «Контакт».

Мәчет Нижневартовск шәһәре яр буенда төзелә. Бина 500 кешегә исәпләнгән. Бу шәһәрдәге өченче мәчет булачак, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*