tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөя Башында мәдәният йорты төзиләр
Зөя Башында мәдәният йорты төзиләр

Зөя Башында мәдәният йорты төзиләр

2022 елда Ульяновск өлкәсе Барыш районы Зөя Башы эшчеләр бистәсендә яңа мәдәният йорты пәйда булачак.

Мәдәният учагы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган “Мәдәният” илкүләм проекты буенча сафка бастырылыр дип көтелә.

Зөя Башы бистәсендә мәдәният йорты төзү өчен бюджеттан 49 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бүгенгә баганалардан фундамент куелган, гидроизоляция эшләре башкарылган, хәзер фундамент балкаларын куюга һәм бинаның диварларын монтажлауга әзерлек эшләре тәмамланып килә.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*