tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына “Ибн Фадлан” фильмын төшерү барышы белән танышты
Мөфти Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына “Ибн Фадлан” фильмын төшерү барышы белән танышты

Мөфти Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына “Ибн Фадлан” фильмын төшерү барышы белән танышты

Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” мөселман телеканалы, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильм төшерүне дәвам итә. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казан-экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтүче чираттагы съемкалар барышы белән танышып кайтты.

Биредә 7 нче декабрьгә кадәр фильмның иң мөһим сәхнәсе – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү мизгелләре төшерелә. Моның өчен фильмга дип әзерләнгән иң зур мәйданчыкларның берсе файдалана һәм күпсанлы катнашучылар җәлеп ителде. Әлеге күренеш тарихи декорацияләр һәм компьютер графикасы кулланып төшерелә.

Камил хәзрәт “Хозур ТВ” тарафыннан әзерләнүче фильмны төшерү барышы белән якыннан танышты, декорацияләр, тарихи сәхнә костюмнарына югары бәясен бирде, “Хозур ТВ” вәкилләре, фильмны төшерүче авторлар, продюсерлар, тарихчылар белән аралашты.

Фильм әлегә – хәзерге вакытта массакүләм төшерү этабында. Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты кинофильмның массакүләм күренешләрендә төшәргә теләүчеләр өчен кастинг игълан итеп, ислам дине кабул ителү һәм хәлифнең хатын уку күренешендә катнашу өчен 71 ир-ат, 24 хатын-кызны сайлап алды. Фильм тарихи булганлыктан, ул катнашучыларның һәрберсенә тарихи костюмнар әзерләнүе, сәнгатьчә эшләнешенә зур әһәмият бирелүе белән аерылып тора.

Документаль-нәфис фильмны төшерү Казаннан кала, Бохара, Мәшһәд, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Татарстанның Әтнә районында узачак.

2021 ел дәвамында Әстерхан өлкәсендә, шулай ук Әтнә районында һәм Казан павильоннарында фильм өчен төрле күренешләр төшерелде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*