tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә төзелүче мәчеткә ай куелды
Нижневартовск шәһәрендә төзелүче мәчеткә ай куелды

Нижневартовск шәһәрендә төзелүче мәчеткә ай куелды

Нижневартовск шәһәрендә мәчет  2002 нче елда төзелә башлаган иде. Ул чагында аны сафка бастыруда шундагы предприятиеләр ярдәм итә. Хәзер төзелеш шәһәрдә гомер итүче татарлар һәм башка милләт дин кардәшләребез ярдәмендә алып барыла.

Бүген мәчетнең бишенче манарасына ай куелды. Куанычлы чарада Нижневартовскида яшәүче милләттәшләребез катнаша. Биредә 40 меңләп татар яши. “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Мөхәммәтҗанов белдергәнчә, мәчетнең беренче өлешен киләсе елга, Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына ачарга планлаштыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*