tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек бара
Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек бара

Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек бара

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров II Халыкара шахтерлар Сабан туен үткәрү территориясе белән танышты.

Биредә милли бәйрәмгә соңгы әзерлек эшләре бара. Декорацияләр, сәүдә рәтләре урнаштырылган инде.

Данис Шакиров, Татарстанның Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы шәһәр җитәкчелеге вәкилләре төп объектларны карап чыктылар: сәхнә, сәүдә рәтләре, милли көрәш мәйданчыгы һ. б.

II Халыкара шахтерлар Сабан туе Новокузнецк шәһәрендә 26 июньдә узачак. Драма театры каршындагы мәйдан һәм Металлурглар бакчасы –  бәйрәмнең төп урыннары. Биредә концерт-күңел ачу программалары, күргәзмәләр һәм башка вакыйгалар уздыру каралган. Чарада мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев һ.б. катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*