tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида «Сөмбелә» бәйрәмен йолаларга нигезләнеп бәйрәм итәчәкләр
Новосибирскида «Сөмбелә» бәйрәмен йолаларга нигезләнеп бәйрәм итәчәкләр

Новосибирскида «Сөмбелә» бәйрәмен йолаларга нигезләнеп бәйрәм итәчәкләр

24 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Үмәравыл авылында «Сөмбелә» бәйрәме үтәчәк.

«Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтәләр. Сөмбеләне электән үк, уңыш җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз була. Аны шаян, матур кызлар арасыннан сайлап алалар, көз кызы итеп киендерделәр, мәйданга чыгаралар һәм сораулар бирәләр. Менә без дә «Сөмбелә» бәйрәмен йолага нигезләнеп бәйрәм итәчәкбез», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» дәүләт учреждениесе директоры Рауза Тихомирова.

Аның әйтүенчә, «Сөмбелә» бәйрәме шигырь, җыр һәм бию номерлары белән үрелеп барачак. «Халкыбызның элекке җырларын башкарачакбыз, Сөмбелә бәйрәменә багышлап язылган шигырьләр укыячакбыз. Шулай итеп, мул уңыш биргән өчен көз фасылына рәхмәт әйтәбез», – диде ул.

Бәйрәмдә теләгән һәр кеше катнаша алачак. Шулай ук, «Көз бәйләме» бәйгесенә йомгак ясалачак, бәйрәмдә быел җыеп алынган уңыш күргәзмәгә куелачак, ярминкә булуы да көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*