tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Чинги-Тура” музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк
Төмәндә “Чинги-Тура” музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк

Төмәндә “Чинги-Тура” музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк

Бүгенге көндә Төмәндәге милләттәшләребез борынгы шәһәрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эш алып баралар.

Төмән өлкәсенә эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев булачак “Чинги-Тура” музееның бинасы белән танышты.

Биредә “Чинги-Тура” музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк. Урта гасырлар чорында Төмән елгасы ярында Төмән ханлыгы башкаласы Чинги-Тура урнашкан була. Булачак музей да әлеге тарихи шәһәр исеме белән аталачак.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*