tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутия журналистлар берлеге рәисе: «Татмедиа» 150 ел яшәсен!
Якутия журналистлар берлеге рәисе: «Татмедиа» 150 ел яшәсен!

Якутия журналистлар берлеге рәисе: «Татмедиа» 150 ел яшәсен!

Якутия журналистлар берлеге рәисе, “Ил Тумэн” парламент газетасы баш мөхәррире Мария Христофорова “Татмедиа”ны 15 еллыгы белән котлады.

“Татмедиа 15 ел гына түгел, 150 ел буе чәчәк атсын! Аның җитәкчесе яшь кенә булса да, мин сезнең эшегезне күрдем. Якутия журналистларын ничек кабул итүегезне, форумны югары дәрәҗәдә үткәрүегезне күрдем. Сезгә хөрмәт һәм респект”, – диде Мария Христофорова.

Якутия журналистлар берлеге рәисе “Татмедиа” коллективына уңышлар, сәламәтлек теләде. “Татар журналистларының зур армиясенә бездән иң яхшы теләкләр. Цифр кәгазь белән дус булсын”, – диде ул, “Татмедиа”да Интернет белән басма матбугатның бердәм эшләвенә ишарәләп.

“Журналистиканың киләчәге булсын, йортларыбызда иминлек булсын”, – диде Мария Христофорова. Ул Шамил Садыйковка истәлекле бүләк – ваза тапшырды.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Шамил Садыйков соңгы ике елда Якутия белән хезмәттәшлек турында өч меморандум язылганын, ике арада тыгыз багланышлар булуын әйтте. “Якутия белән аралар меңләгән километр түгел, алар Агыйделнең аръягында гына кебек”, диде ул һәм кабинетында якут халкының начар көчләрне куа дип ышанган, ат койрыгыннан эшләнгән символик бүләгенең булуын әйтте. “Шуңа “Татмедиа” яхшы эшлидер инде”, – дип шаяртып әйтте ул.

Шамил Садыйков Якут делегациясенә чәкчәк бүләк итте. “Татар чәкчәксез булмый”, диде Шамил  Садыйков. Ул татар халык ашлары рецептлары язылган китап бүләк итеп, якут халкының да киләчәктә бу ризыкны пешерүенә өметләнүен әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*