tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры 35 нче юбилей сезонын «Яралу» перформансы һәм «Йосыф» спектакле белән ача
Кариев театры 35 нче юбилей сезонын «Яралу» перформансы һәм «Йосыф» спектакле белән ача

Кариев театры 35 нче юбилей сезонын «Яралу» перформансы һәм «Йосыф» спектакле белән ача

30 сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк.

17:30 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы узачак. Режиссер – Булат Гатауллин, идея авторы һәм хореограф – Елена Музеева, дип хәбәр итә Кариев театры матбугат хезмәте.

«Теләсә нинди эшне, иҗади проектны уртак тырышлык белән генә тормышка ашырып, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Һәркемнең роле мөһим. Иҗат иткәндә без башкалар тарафыннан ясаган ачышларны да, белемнәрне дә кулланабыз. Без тамашачыга җиткерергә теләгән төп идея әнә шул», – диде хореограф Елена Музеева.

18:30 сәгатьтә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектаклен тәкъдим итә. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтен дөньяга билгеле легенда ята. Кариев театры татар халкының яраткан китабына музыкаль-пластик куелыш аша яңача караш ташларга чакыра. Гадел һәм тугры булу, сыналу һәм сынмау, олы мәхәббәткә һәм яхшылык яманлыкны җиңәсенә ышану, язмышка буйсыну – борынгы тарих аша бүгенге көн тамашачысы белән менә ниләр хакында сөйләшү көтелә, диелә хәбәрдә.

Көн дәвамында театр бинасы янында аудиогазета яңгырап торачак. Артистлар театр тарихына бәйле иң кызыклы истәлекләре белән бүлешәчәк.

Шулай ук бу көнне театр фойесында кунаклар өчен фотограф, режиссер, сценарист, драматург Рәмис Нәҗмиевның фотокүргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәдә Габдулла Кариев театры сәхнәсендә төрле елларда уйналган спектакльләрнең фотоларын күрергә мөмкин булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*