tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлатта Рәис Һадиев истәлегенә багышланган көрәш буенча ярышлар узды
Нурлатта Рәис Һадиев истәлегенә багышланган көрәш буенча ярышлар узды

Нурлатта Рәис Һадиев истәлегенә багышланган көрәш буенча ярышлар узды

Нурлатта Бөтендөнья татар конгрессының татар спортчылары берлеге ярдәмендә бишенче тапкыр Рәис Һадиев истәлегенә багышланган көрәш буенча ярышлар узды.

Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат җирле иҗтимагый оешмасы призларына көрәш буенча районның традицион ачык беренчелеге узды. Ул елдагыча Раис Һадиев истәлегенә багышланган иде. Әлеге чарада республиканың төрле районнарыннан яшь спортчылар актив катнашты. Ярышларда нурлатлылар белән бергә республиканың Чирмешән, Аксубай, Чистай районнарыннан, шулай ук Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән вәкилләр катнашты.

Мондый чаралар осталыкны арттыра, иң көчле спортчыларны ачыклый, шулай ук яшь буынны патриотик тәрбияләү эшендә мөһим роль уйный. Спорт ярышлары барышында катнашучылар физик әзерлекнең яхшы дәрәҗәсен, көрәш техникасын бик матур күрсәттеләр. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләрне җирле иҗтимагый оешма әгъзалары, Раис Һадиевның туганнары, район көрәшчеләре тапшырды. Ачык беренчелек җиңүчеләрен шулай ук Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәис Һадиевның фотосурәтләре белән кубоклар тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*