tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Occitanie et Tatarie” француз-татар ассоциациясе җитәкчесе Инера Сәфәргалиева конгресска килде
“Occitanie et Tatarie” француз-татар ассоциациясе җитәкчесе Инера  Сәфәргалиева  конгресска килде

“Occitanie et Tatarie” француз-татар ассоциациясе җитәкчесе Инера Сәфәргалиева конгресска килде

Франциянең Тулуза  шәһәрендә яшәүче актив, милләтпәрвәр милләттәшебез Инера Сәфәргалиева  татар дөньясында актив эшчәнлек алып бара.Ул  “Occitanie et Tatarie” (Окситания һәм Татария) француз-татар ассоциациясен җитәкли.

Шушы көннәрдә ул, татар дөньясы белән якыннанрак танышу  һәм татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларда катнашу өчен Татарстанга килде. Инера  Сәфәргалиева 16 июнь көнне   Әтнә  районы Олы Мәңгәр авылында үтәчәк Сабантуйда катнашачак һәм видеоязмалар төшереп Тулузага  алып китәргә ниятли. ” Сабантуй видеоязмаларын Франция яшәүче татарлар өчен генә түгел, французларга күрсәтергә ниятлим. “, –  дип сөйләде ул.

“Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә сәяхәт”, дигән бай эчтәлекле 16 минутлык фильм эшләгән. И.Сәфәргалиевагың үзенең аңлатуынча, ул үзенең татар тамырларына зур хөрмәт, олуг сөю хисләре белән карый. Нәкъ менә шул якты хисләр аны бу документаль фильмны төшерергә этәргән дә. Ул татар тарихы мирасы –  гомумдөнья тарихының олуг бер сәхифәсе, ә татарларның мәдәни мирасы – кешелекнең гомуми мәдәни мирасының гүзәл бер асылташы дип исәпли. Ләкин, аның фикере буенча, кайбер татарлар үз тамырларына тиешле хөрмәт белән карамыйлар. Бу бигрәк та туган телеңне хөрмәт итмәүдә чагыла. Күп кенә яшьләр туган телләрен белмиләр, хәер бер  яшьләр генә дә түгел. Инера ханымның фикеренчә, нәкъ менә татар телендә халыкның бөек тарихы, чагыштыргысыз гүзәл мәдәнияте яшеренгән дә инде. Аны ачып укый белергә генә кирәк.

Фильмның “Un voyage en pays Tatare”дип аталган француз телендәге версиясе дә бар. Бу версиянең максаты: фильмны “Occitanie et Tatarie” (Окситания и Татария) оешмасы конференцияләрендә күрсәтү, Франциядә татар тарихы һәм мәдәниятен популярлаштыру, француз телевидениесе өчен яңа документаль фильмга материаллар әзерләү.

Уналты минутлык бу документаль фильмның рус телендәге варианты да бар. Ул фэйсбукның «Occitanie et Tatarie» һәм «Окситания и Татария» сәхифәләренә урнаштырылган. Автор озакламый фильмны үзенең  caravanarba.org сайтына куярга да планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*