tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы Арташ авылында “Гает коймагы” исеме астында бәйрәм чарасы узды
Олы Арташ авылында “Гает коймагы” исеме астында бәйрәм чарасы узды

Олы Арташ авылында “Гает коймагы” исеме астында бәйрәм чарасы узды

Олы Арташ авылында, Корбан гаете уңаеннан, балалар өчен “Гает коймагы” исеме астында бәйрәм чарасы узды. Шунысы да куанычлы – бәйрәмгә  “Тургай” приютында тәрбияләнүчеләр дә чакырылган иде. Балалар бушка татлы мамык, попкорн, өчпочмак, бәйрәм коймагы, наггетслар, фри бәрәңгесе белән сыйланды. Соңыннан сабыйларны төрледән-төрле спорт уеннары көтте, махсус чакырылган аниматорлар балаларның күңелен күрде, теләгәннәр квадроциклларда җилдерде, һәр балага туңдырма таратылды.

Бәйрәмдә Коръәннән сүрәләрне яттан сөйләүчеләргә, дөрес итеп намаз уку тәртибен күрсәтүчеләргә дә бүләкләр әзерләнгән иде. Төп приз – фотоаппаратны “Тургай” приютында тәрбияләнүче Камилла исемле кыз алды. Шулай ук Сабадан Фәйзетдинова Сөмбелә, Арташтан Мәхмүтов Рамир, кунак егете Рөстәм, иң нәниләр арасында Валеев Нариман, Мәхмүтова Әминә, Сафиуллин Бәхтиярләр дә Коръән сүрәләре укып, бүләкләр алдылар.

Җәннәттә бер урын бар – аны сөенеч почмагы, диләр. Бу урынга балаларны шатландырган кешеләр генә керер, дигән. Әлеге бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән, үз өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәт! Эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*