tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Омск шәһәрендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган  әдәби-музыкаль кичә узды

Омск шәһәрендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Омск шәһәрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чараларның берсе булып, “ИБИР” милли мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә халык күңелендә якты эз калдырырлык вакыйга буларак уздырылды. Оештыручылар бу юлы балаларны күбрәк җәлеп итәргә тырыштылар, шунлыктан, шәһәрдә туып-үсеп, рус мәктәпләрендә белем алучы балалар өчен аңлаешлырак булсын өчен, кичәне татар һәм рус телендә алып бардылар.

Шагыйрьнең биографиясен, иҗади тормыш юлын тулырак иттереп сөйләп ишеттерүне дә шәһәр мәктәпләрендә белем бирүче укытучыларга – Рәмия Арифулла кызы Ниязова белән Зәлифә Габдрәхим кызы Рахмангуловага йөкләнелде.
Балалар да бик тырышып әзерләнеп килгәннәр булып чыкты, алар яттан шагыйрьнең шигырьләрен кем татар, кем рус телендә сөйләп ишеттерделәр.

Әлбәттә, “кунакка” махсус чакырылган Су анасы белән Шүрәле дә бик актив булдылар, балалар белән аралаштылар, шулай ук ” Су анасы” һәм “Шүрәле” шигырьләре дә калмады.

Кичә барышында “Әллүки”, “Пар ат”, “Туган авыл”, “Тәфтиләү” кебек җырлар башкарылды. Элина Чумарова скрипкада “Туган тел” көне уйнап ишеттерде.
Тукай иҗатын яктыртуга багышлап махсус оештырылган рәсем бәйгесе аеруча куандырды, ник дисәң, бәйгегә җибәрелгән эшләр байтак булып чыкты, араларында чынлап торып игътибарга лаек рәсемнәр дә бар иде… Бәйге таләпләренә туры китереп, 1, 2, 3 урыннар билгеләнде һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды һәм бүләкләр бирелде.

Чарада катнашкан һәр балага рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.
Мондый чараларның әһәмияте һәм бик кирәкле булуы турында Зәлифә ханым ассызыклап үтте. Кичә ахырында күмәкләшеп, ” Туган тел” җырын җырладык.
Әдәби кичәбез бик матур узды, бу эшкә күп көч куйган оештыручыларга да, катнашучыларга да, килгән кунакларыбызга да зур рәхмәтләребезне әйтеп калабыз!

 Фагыйлә Чумарова 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*