tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәренең Дуслык Йортында Нәүрүз бәйрәме булып узды
Омск шәһәренең Дуслык Йортында Нәүрүз бәйрәме булып узды

Омск шәһәренең Дуслык Йортында Нәүрүз бәйрәме булып узды

27 март көнне Омск шәһәренең Дуслык Йортында төрки халыкларның яз бәйрәме – яшәү символы булып торган Нәүрүз бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә катнашучылар саны бик күп булды, ник дисәң, Омскида төрле милләт халкы күпләп яшьләр, һәркайсы үз милләтенең гореф-гадәтләрен саклап калуда күп көч куялар, халыкны берләштергән шундый милли бәйрамнәрдә дә һәркайсы үз осталыкларын күрсәтергә тырышалар. Омскида да төрле-төрле милли оешмалары арасында курдлар да, кыргыз, әзербайҗаннар дә, үзбәкләр дә Себер шәһәрендә үз урыннарын табып, төп халыклар белән уртаклык табып татулыкта яшиләр.

Ә инде казах һәм себер татарлары җирле халык булып исәпләнгәнлектән, алар саны да күп булганлыктан, оешмалар да күп… Бәйрәмдә “ИБИР”, “Иртыш” татар милли-мәдәни мохтариятләре белән берлектә, “АЮ” яшьләр оешмасы да актив катнаштылар.
Өлкәбезнең 19 районыннан җыр-бию ансамбльләре катнашып, үз иҗатларын халык игътибарына бәйрәм бүләге итеп тапшырдылар.

Бәйрәмнең төп өлеше Дуслык Йорты фойесында һәм концерт залында барса да, урамда да бәйрәм гөрләде: анда бәйрәмгә дип килгән һәрбер кешене бушлай пылау ашы белән сыйладылар, кайнар чәй тәкъдим иттеләр.

“ИБИР” татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы да бу бәйрәмдә аерым бер урынны алып тордылар дисәм дә, ялгыш булмас… Алар, Большеречье район үзәгендә оешып өлгергән Ак калфак филиалы белән берлектә, үз кул эшләрен күргәзмәгә алып чыктылар, килгән кунакларны, артистларны үзләре пешергән тәмле татар милли ризыклары белән сыйладылар…
Сәхнәдә дә, бик күп санлы чыгыш ясаучылар арасында, үз чыгышлары белән бәйрәм барышына ямь өсти алдылар.

Бу бәйрәмне оештыручы һәм матди яктан ярдәм итүче мохтарият җитәкчеләренә, Омски ислам дине җитәкчеләренә, Дуслык Йорты җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*