tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск татарларына Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектакле тәкъдим ителәчәк
Омск татарларына Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектакле тәкъдим ителәчәк

Омск татарларына Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектакле тәкъдим ителәчәк

Омск шәһәрендә уңышлы рәвештә “Туган тел” якшәмбе мәктәбе эшен дәвам итә. Ул Омск өлкә татар милли мәдәният үзәге “Иртеш” директоры Наил Мәчрүр улы Марятов җитәкчелегендә гамәлгә куелды. Мәктәпнең уку планында Татар теле, Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре, Сәләмәтлек чыганагы дәресләре укытыла.

Ә инде 2019 елда ” Туган тел” мәктәбе каршында беренче татар театры оештырылды. Шәһәрдә 1912 елда һәвәскәр артистлар тарафтан оештырылган татар театры 1917 нче елга кадәр генә халкыбызга хезмәт итә. Советлар чорында татар театры оештырылмаган.

Безнең төп максатыбыз – халкыбызны театрның илаһи көче, бөек драматургларыбызның иҗатлары белән таныштыру, театр аша телебезне саклап, үстерү күз алдында тотыла.

29 декабрь көнендә беренче мәртәбә Омск татарларына Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектаклен һәвәскәр артистларыбыз тәкьдим итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*