tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски өлкәсендә “Татар мәдәнияте көннәре”н гөрләтеп уздырдылар
Омски өлкәсендә “Татар мәдәнияте көннәре”н гөрләтеп уздырдылар

Омски өлкәсендә “Татар мәдәнияте көннәре”н гөрләтеп уздырдылар

Омски өлкәсенең “Мәдәният” төбәк милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы белән берлектә “АЮ” татар яшләре берләшмәсе онлайн режимда “Татар мәдәнияте көннәре”н зур күләмле иттереп уздырды. Омски өлкәсендә булган район һәм авыл татар оешмалары белән берлектә бу чарада “ИБИР” шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “АК КАЛФАК” хатын-кызлар оешмасы да актив катнашты. Бу чарада катнашу һәрбер коллективка, шул исәптән “АК КАЛФАК” оешмасы ханымнарына да үз осталыкларын тулысынча итеп, үз мәдәнияте белән кызыксынган күп санлы татар халкына күрсәтү мөмкинлеген тудырды дисәм, бер дә ялгыш булмас, чөнки социаль интернет челтәрләре аша бик күпләр чара кысаларында уздырылган бәйгеләрдән чыгып, милли ризык әзерләү, кием-салым тегү, калфак, сарауц, изү тегү серләренә төшенә алдылар, борынгы татар җырлары белән таныштылар.

Шәһәребездә татар милли оешмалар байтак булса да, юнәлешләре һәркайсының үзгә булганлыктан, менә шундый зур күләмле чараларда бергә оешып, бер-берсенә ярдәм итеп эшләргә туры килә. Мондый эш күпкә нәтиҗәлерәк тә була, моны без менә шушы соңгы чаралар узышында ачык күрәбез.

21 январь көнне ике оешма вәкилләре очраштылар. “АК КАЛФАК” ханымнары киләсе кунакларын каршы алдылар, ә килгән кунаклары – “АЮ” яшьләр берләшмәсенең җитәкчеләре Диләрә Солтанова белән Рөстәм Әхмәтчанов иделәр. Килгән кунаклар бүләкләр һәм рәхмәт хатлары алып килгәннәр иде. Без инде олы яшьтәге апалар, әбиләр булсак та, барыбер тапшырылган һәр бүләккә, рәхмәт хатына балаларча куандык, рәхмәтләребезне әйтеп, үзебезгә тапшырылган бүләкләрне кабул итеп алдык. Ә кунакларыбызның бүләкләре шәхсән һәр катнашучыга гына түгел, ә оешма исеменә дә бар булып чыкты: Ак калфаклылар оештырып, бөртекләп экспонатлар җыеп ачкан музейга алар “Мәдәният” оешмасы исеменнән ике пар татар милли киемнәрен, эмблема сурәтен кертеп бизәлгән спорт киеменәре толстовка белән футболка да бүләк итеп калдырдылар. Бу көтелмәгән бүләк безнең өчен аеруча кадерле дә, тансык та булды! Рәхмәтләребезнең дә чиге булмады! Яшь кешеләрнең милләт өчен тырышулары нәтиҗәле булсын, уңышлары белән алга барсын, дигән теләктә калабыз без!

Омски шәһәренең “ИБИР” милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “АК КАЛФАК” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе
Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*