tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски татарлары “Олылар көне”н билгеләп уздылар
Омски татарлары “Олылар көне”н билгеләп уздылар

Омски татарлары “Олылар көне”н билгеләп уздылар

– Һәр чорның үз гүзәллеге була… Табигатьтә дә шулай, кеше тормышында да шулай… Картаям дип офтанып утырып калучыларны да урыннарыннан кузгатырлык итеп, картлыкка бирешмәскә өндәп, Омски шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте (ГТНКА) берлегендә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Олылар көнен” зурдан кубып уздырдылар.

Мохтарият рәисе урынбасары Марат Сафар улы Катыров булышлыгы белән кунакларга кадер-хөрмәт күрсәтерлек итеп өстәлләргә сый-сыяфәт куелды. Җәмгыять эшендә актив катнашып килүче олы буын шәхесләрне аерым бүләкләр белән бүләкләп уздылар.

Килгән кунакларга концерт программасы да ошады, үзләре дә бик теләп үз осталыкларын күрсәтә алдылар.

Кичәне оештыручылар да, килгән кунаклар да бер-берсеннән канәгать калдылар, , киләчәктә тагын да очрашулар насыйп булсын дигән теләкләр белән хушлашып, аерылыштылар.

«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе
Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*