tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Омскида Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Омскида Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә Омскида булып узды. Әдәби-музыкаль кичәләрне оештыру безнең өчен җиңелдән түгел. Белгечләребез юк, сәнгать эшлеклеләребез юк, әмма татар сәнгатен өйрәнергә омтылыш зур булганлыктан, без үзебез бик тырышабыз. Бу очракта безгә интернет ярдәмгә килә, кирәкле мәгълүматны аннан алабыз, аннан инде композиторларыбызның җырларын белүче башкаручыларны барлап чыгабыз. Үземнең дә исем китә кайчакта: яши икән бит җырлар әле халкыбыз күңелендә! Кем уйлаган, “Башмагым” музыкаль комедиядән дә җыр җырланыр дип! Рәхмәт безнең олы буын башкаручыларыбызга – Самат абый Хәйруллин белән Фоат абый Хәлимовка! Җыр буенча алар -җыр сандыгы инде безнең өчен! Белмәгән җырлары юк!

Ә сез якларда бармы әле “Комсомолка Гөлсара” җырын хәтерләүчеләр?! Ә без җырладык менә! Дөресерәге, “Туган як” җыр ансамбле башкаручылары Фәния ханым Рәшитова башкарды. Зәгилә ханым Абусагитова “Урман кызы” җырын башкарды… Аннан башка дә инде ” Яшь наратлар”, “Сагыш”, “Матур булсын”, “Гөлшаһидә җырын” бергәләп җырладык…

Фәйзиләр династиясе турында да күп сөйләргә туры килде, чөнки Мирхәйдәр Фәйзи, Җәүдәт Фәйзи, Әхмәт Фәйзи кебек исемнәр колакка ятыш булса да, кайсы кем булуы турында һәркем хәбәрдар түгел бит… Кичәбездә без бу темага да тукталдык. Мирхәйдәр Фәйзинең атаклы “Галиябану” пьесасы авторы икәне турында сөйли башлагач, Фоат абыебыз гармунын тартып Галиябану җырын җырлап ишеттерде, ә Фәрзәнә апабыз Мавлютова яшь чагында “Галиябану” спектаклен уйнауларын, үзенең төп героиня ролен уйнавын, ике яшь йөрәк бергә “һәлак булгач”, аларны кызганып, бар тамашачы бергәләшеп елауларын искә алып сөйләде…

Ничек кенә уздырып җибәрермен дип бик борчылган идем, югыйсә. Бергә-бергә уздыргач, көтмәгәндә бик кызык та, тулы да килеп чыкты кичәбез… Гөлшаһидә җырын ишеттерер алдыннан викторина кебек уен уйнатып алырга туры килде. Викторинада Фәния ханым Рәшитова җиңеп чыкты.

Моңа хәтле дә без шундый кичәләрне оештырып килдек, инша Аллаһ. Сара Садыкова, Салих Сәйдәшев, Әхмәт Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов һәм башка бик күп күренекле язучылар һәм композиторларны өйрәнеп киләбез. Һәр саен бик дулкынланам, борчылам, әмма дусларың, теләктәшләрең янда булгач, әле бер эшебез дә юкка чыкмады, әлхәмдүлиллаһи шөкер.

Кыенлыклар күп, белгечләр юк, язучыларыбыз юк, композиторларыбыз дә юк, аның каравы, татар сәнгатенә гашыйк кешеләребез бар, шунысы бик куандыра!

Омск шәһәре, «Ак калфак» клубы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*