tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскның «Ак калфак» җитәкчесе: Курчакларга киемнәр тегә башларга уйлыйбыз
Омскның «Ак калфак» җитәкчесе: Курчакларга киемнәр тегә башларга уйлыйбыз

Омскның «Ак калфак» җитәкчесе: Курчакларга киемнәр тегә башларга уйлыйбыз

Омск өлкәсенең «Ак калфак» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова курчакларга милли киемнәр тегү нияте булганын әйтте.

«Идеяләр туып кына тора. Без әле бер дә курчакларга милли киемнәр кидерү эшен эшләп карамаганбыз икән. Үзем бик курчак киендереп карарга кызыгам. Вак, четерекле эш булгач, әле һич шул эшкә алынганым булмады. Хәзер үзебезнең тегү остасы бар, ул да, курчаклар киендерербез, диде», — дип сөйләде Фәгыйлә Чумарова.

Ул, шулай ук, изүләр, калфаклар, киемнәр тегү белән шөгыльләнгәннәрен, аеруча себер татарлары киемнәрен тегүгә басым ясауларын әйтте.

Татар милләтен, телен саклап калу өчен, эштә дә, гаиләдә дә татарча сөйләшүләрен билгеләп үтте.

Болгария вәкиле, Халыкара гуманитар академия академигы, филология фәннәре докторы, профессор Альбина Вәлиева студентларына, аспирантларына татарларның, төрки халыкларның культурасын пропагандалавын әйтте. «Татар халкының традицияләрен чит ил студентларына күрсәтергә тырышачакбыз», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*