tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн сабантуй алдыннан #БиеСабантуй челленджын 1 миллион кеше караган
Онлайн сабантуй алдыннан #БиеСабантуй челленджын 1 миллион кеше караган

Онлайн сабантуй алдыннан #БиеСабантуй челленджын 1 миллион кеше караган

Быел онлайн-Сабантуй алдыннан #БиеСабантуй челленджын 1 миллион кеше караган. Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге социаль челтәрләр аша күрсәтелгән онлайн-Сабантуйларга нәтиҗәләр ясады.

Сабантуйларның онлайн программасы өч көн дәвам итте. 2 июль көнне #Сабантуй2020 хештегы белән флешмоб буларак сабантуйга бәйле язмалар урнаштырылды. Тематика — #Батырлар, #АтЧабышы, #Уеннар, #Йолалар, #Тарих. Шундый 1000ләп язма белән 400 мең кеше кызыксынган.

3 июль көнне #БиеСабантуй челленджындагы йөзләп язманы 1 млн чамасы кеше караган.

4 июль көнне көн дәвамында ТНВ каналы аша «Татар-информ»ның ютуб каналында онлайн Сабантуй телемарафоны барды.

Сабантуй телемарафонын кич белән «Кичке Сабантуй» алыштырды. Мәдәни чараның концепциясенә белем бирү, күңел ачу белән бергә интерактив та кертелгән була. Биредә альтернатив татар музыкасы вәкилләре «Juna», «Abadeli», «Alpar», «Карт Аяк», «Ямьле» төркемнәре чыгыш ясаган.

Төрле социаль челтәрләр аша кичке тамашаны 145 330 кеше караган.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*