tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онытылмый торган шагыйрь

Онытылмый торган шагыйрь

Онытылмый торган шагыйрь

Каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан

1945 елда, икенче дөнья сугышы тәмамланырга санаулы атналар калган көннәрдә яу  кырында һәлак булган Фатих Кәримнең шигырь юллары  канатлы сүзләргә әверелеп, бик күпләрнең күңел түрендә яши.

“Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң
Гомерең озын була.”
“Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның  язы, таңы юк.”

“Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм!”

“Ант”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Ватан  өчен”, “Пионерка  Гөлчәчәккә хат” кебек әсәрләргә хас булган гаҗәеп  кайнар, самими хисләр, ирләрчә кыю, туры әйтелгән ихлас фикерләр адәм баласын мәктәп елларыннан чал картлыкка кадәр озатып бара. Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләре кебек үк, алар туган телне, әдәбиятне яратучы татар кешеләренең күкрәгендә һәр мизгелдәсулкылдыйлар.

Егерменче гасырның беренче яртысында яшәгән Фатих Кәримнең Совет иле тарихындагы иң хәтәр елларда тудырган әсәрләре халкыбызның рухи елъязмасы булып тора. Фатих Кәрим иҗатының татар әдәбиятендә тоткан урынын,  ХХI гасыр кешеләренә ничек тәэсир итүен хәзерге шартларда билгеләү  иң  мөһим, актуаль мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Милләт яшәеше, аның киләчәге белән төрле чорларда иҗат ителгән мәдәни мирас арасында турыдан-туры элемтә бар. Социализм төзү, сәяси репрессияләр чорында да, фашизмга каршы алып барылган котычкыч каты сугыш елларында да милли зыялылар, бөтен татар халкы кичергән куанычлар һәм бәлә-казалар, аларның рухи әхлакый тәҗрибәсе киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле.

Фатих Кәрим кичергән фаҗигале вакыйгалар, бигрәк тә тоткынлык, төрмә лирикасы чагыштырмача күптән түгел генә халыкка мәгълүм булды. Моннан 10-15 ел элек бу турыда  матбугатта тәфсилләп язылды. Әмма, ни гаҗәп, шуннан соң үткән еллар дәвамында әдәби җәмәгатьчелекнең карашларында әллә ни зур борылыш сизелмәде. Фатих Кәрим турында 40-50 нчы елларда формалашкан “патриот-шагыйрь” билгеләмәсе, үтеп киткән  дистә ел дәвамында сизелерлек киңәймәде, тирәнәймәде. Шагыйрьнең иҗатын өйрәнүгә күп еллар багышлаган Зәет Мәҗитов арабыздан киткәч, бу темага фәнни хезмәтләр язу, шагыйрьнең әсәрләрен бастыру тукталып калды. Яңа заманда төзелгән мәктәп программаларында, дәреслекләрдә хрестоматияләрдә  Фатих Кәрим исеме сирәк күренә башлады.

Уникаль язмышлы, күптөрле һәм олы иҗатлы, катлаулы шәхес булган Фатих Кәрим исеме меңнәрчә, миллионнарча сугыш корбаннары арасында югалып кала алмый. Фронтта кан һәм ут эчендә йөрегән, сугыш турында көчле әсәрләр язган   Фатих Кәрим кебек талант ияләренең яу кырында ятып калулары татар рухияте өчен никадәр зур югалту икәнлеген дә онытып булмый.

Дүрт еллык сугыш чорында  Фатих Кәрим окопларда, сугыш кырларында 150 шигырь, 8 поэма, 2 повесть һәм бер драма иҗат иткән. Ут эчендә, кулга корал тотып сугышканда бу кадәр зур иҗади мирас калдырган тагы кемнәр бар икән? Шигъри дүртюллыкларны хәтерләткән дүрт еллык цикллардан торган бу гомернең төрле чорлары бер-берсенә охшамаган булса да, Фатих Кәрим кичергән язмышның гомуми аһәңе, бер сулыш белән үтүе һәркемне таң калдырырлык.

Совет системасы белән бергә шул системаның корбаны, туган халкы, Ватаны, әдәбият өчен кыйммәтле зат булган  Фатих Кәримне дә архив киштәләренә салып кую милли рухиятне шактый ярлыландырыр иде. Мондый шәхесләрнең язмышы һәм иҗаты галимнәр тарафыннан тирәнтен тикшерелергә, аларның иҗади казанышлары киң җәмәгатьчелеккә таратылырга, киләчәк буыннарга җиткерелергә лаеклы.

Дүрт ел төрмәдә, лагерьларда газапланып,  тирән кичерешле гүзәл әсәрләр тудырган, Ватанына, халкына ышанычын югалтмаган, тагы дүрт ел дәвамында сугыш уты әчендә, кан агызып сугышып, йөзләрчә шигырь-поэмалар иҗат иткән, шәхси каһарманлыгы белән күпләрне таң калдырган Фатих Кәрим белән янәшә куярлык  шәхесләр бик аз. Төрмәдә, сөргендә озак еллар йөрегән Хәсән Туфанның лирик шигырьләре әдәбиятта кабатланмас урын алды. Рус язучысы Александр Солженицынның төрмә һәм лагерь тормышын тасвирлаган әсәрләре Нобель бүләгенә лаек булды.

Европа уртасында фашизм белән көрәшкән, башы гильотинага салынгач та гүзәл шигырьләр иҗат иткән Муса Җәлил татар халкының горурлыгы, каһарманлык үрнәге булып хезмәт итә. Яугир һәм шагыйрь Фатих Кәримнең әсәрләре дә, язмышы да шул ук легендар шәхесләр югарылыгында. Аның иҗатының байлыгы, күп төрлелеге, язу рәвешенең гади, халыкчан, камил булуы татар әдәбиятенең, гомумән дөнья шигъриятенең  матур үрнәге булып тора. Казан кирмәне каршында Муса Җәлилгә куелган бронза сын  аның кебек үк легендар шәхесләргә, батыр, талантлы татар иҗатчыларына уртак һәйкәл булып күренә. Каһарман шагыйрь Фатих Кәрим, талантлы язучы Гадел Кутуй, зур композитор  Фәрит Яруллин кебек кадерле затларыбызның истәлеге дә Муса Җәлилгә  куелган һәйкәлдә чагыла. Алар барысы да ирекккә омтылган, иҗатлары белән таң калдырган, дәһшәтле яуда һәлак булган бөек әдипләр.

Сугыш елларында иҗат иткән билгеле рус шагыйрьләренең “Жди меня”, “Я убит подо Ржевом”, “Меня зарыли в шар земной” кебек тирән лирик шигырь  юллары миллионнар йөрәгендә саклана.  Фатих Кәримнең  ”Ант” шигыре дә шул ук дәрәҗәдә халыкчан, ихлас ватанпәрвәрлек программасы булып тора.

Чорлар үзгәрү белән мондый шигырьләрнең әһәмияте кимеми. Халык азатлыгын, тарихын, мәдәниятен, туган телен, рухи байлыкларын саклап калу өчен мылтык кына түгел,  акыл, гыйлем, заманча технология,  табигый сәләт, фидакарь хезмәт белән “коралланып”, аяк терәп, бер адым да чигенмәү кирәклеге кимеми, киресенчә, торган саен көчәя генә  бара.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында хәзерге Башкортостан җирендә, Бишбүләк районының Ает авылында  яшьли сукырайган Әхмәтвәли мулла гаиләсендә туа. Балачактан ук гыйлемгә тартылу, әтисе, Габдулла абыйсы язган шигырьләрне  ишетү, әнисе Гөлҗамал апаның мөнәҗәтләрен тыңлау Фатихка көчле тәэсир ясый.

13 яшьлек Фатихны Габдулла абыйсы (Ярлы Кәрим) Бәләбәй педтехникумының әзерлек курсларына урнаштыра.  Бер елдан соң ул Казанга килеп укырга керә, иҗат белән шөгыльләнә башлый. Казанда үткән 12-13 ел дәвамында Фатих Кәрим талантлы шагыйрь, тәҗрибәле журналист, нәшир булып өлгерә. Аның принципиаллеге, талантлы иҗаты  Сталин режимы балтасы астына калуы да очраклы түгел. Мөстәкыйль фикерле, дөреслеккә табынучылар канлы тегермән ташына салынган 37-38 елларда Фатих Кәрим кебек шәхесләрнең иректә булуына, исән калуына шанс булмаган.

“Шәхес культы” тамгасы астында бер Сталин гына түгел, ә коллектив карьерист-палачлардан торган бюрократик административ машина һәм ул тудырган шомлы рухи мохит тә, кешеләрнең куркып-йомылып калу фаҗигасе дә ята. Ренат Харис әдәбияттагы һәм гомумән җәмгыятьтәге бу хәлне “репрессияләр психозы” дип атый. Фатих Кәримнең шул вакыттагы  системаның корбаны булуын, шул тәмугъны үткәндә дә ихлас, чиста, самими һәм кыю шигырьләр язуын белмәүчеләр яки аңлап бетермәүчеләр әле дә бардыр. Ничек инде ул патриот шагыйрь, илең турында уйлап, корбан булырга чакыручы Фатих Кәрим шул илнең дәүләт машинасында туралсын ди? Әмма бу чыннан да нәкъ шулай булган. Шагыйрьнең шәхси һәм иҗади сыйфатлары,  әдәби куәтенең зурлыгы аның баш өстендә балта күтәрелүгә сәбәп булган, дип санар өчен урын бар.

Сугыш алдыннан  булган хәлләрнең никадәр катлаулы, фаҗигале булуы фронтта язылган җор телле шигырь-поэмалар, хикәя-повестьларда берничек тә чагылмый, хәтта хәвеф-борчылу да сизелми.

Фатих Кәримнең сугыш кырыннан исән кайтырга да шансы булмаганлыгын шагыйрьнең биографиясеннән, истәлекләрдән генә  күрергә мөмкин. Дүрт ел дәвамында “халык дошманы”, “контра” булып, кыйналулар, йоклатмыйча сорау алулар, рухи изелүләр аша үткән шагыйрь тулысынча акланып, өенә кайта, газиз балаларын, хатынын, Казанын күрә. Ул хәзер рухи яктан да, җисми яктан да халкы, иле белән бергә, аның гаиләсенә газап китерү куркынычы юкка чыккан. Уңда-сулда үзебезнекеләр, алда дошман булган чакта, фашизмның бөтен халык, илләр алдындагы реаль явызлык, куркыныч афәт булуы кичәге ристан-шагыйрьне  өр-яңа вазгыятькә куйган. Ул иреккә чыгуына сөенеп, ут эченә ыргылган, чыннан да үлем турында куркып уйлаудан бигрәк иле турында уйлаган. Үзе катнашкан канкойгыч сугышларда исән калу форсаты бик аз булганлыктанмы, Фатих Кәрим үзенең һәлак буласын алдан сизгән. Бу сиземләү аның күңелен төшерми, шагыйрь  юлбарыстай сугыша! Җинаять кодексының 58 матдәсе буенча 10 елга хөкем ителеп, соңыннан акланып иреккә чыккан татар кешесенең Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булудан да зуррак бүләк икәнлеген дә аңларга кирәк. 1945 елның 19 февралендә ике тапкыр яралангач та, карлы-канлы окопта калып, соңгы өченче ядрә йөрәген тишкәнгә кадәр сугышкан шагыйрьнең гаиләсен кайтып күрү  турында хыялланып, күрәләтә үлемгә керү фаҗигасын ничек аңларга соң?

Ә Советлар Союзы таралгач Фатих Кәримнең дә социализм күренешләре белән бергә тагын бер кат “репрессиягә” дучар булып, онытыла башлау куркынычы да булды. Кешелек ХХI гасыр түренә ныклап кереп барганда, Фатих Кәрим кебек шәхесләр дә үзләренең чордашлары белән берьюлы  тарихка күчә барырга да мөмкин. Моның өчен җитди сәбәпләр дә бар.

Беренчедән, Фатих Кәрим кайнар канын агызып, фашизмнан саклап калган ил инде таралган.

Икенчедән, ул яшәгән җәмгыять, иҗтимагый-сәяси система һәм идеология җимерелгән. “Патриот”, “Ватан” сүзләренең төсмерләре дә шактый катлауланган.

Өстәвенә, ватанпәрвәрлекне сәяси корал итеп куллану, аның асылына игътибар итмәү ешрак очрый.

Хәзерге чорда дингә мөнәсәбәт уңай якка  үзгәрсә дә, диннәрнең тигезлеге, сәясәт һәм терроризм гамәлләре белән аерым диннәрне  бәйләп күрсәтү шактый катлаулы хәлләр китереп чыгара. Ә дин белән бәйле фаҗигалар, эзәрлекләүләр халык хәтереннән тиз генә чыкмый.

Базар икътисады, шоу-бизнес, реклама һәм PR колач җәя барган хәзерге чор белән  ХХ гасырның 30 елларныдагы социализм төзү, яңа рухият булдыру романтикасына, дошман эзләү һәм фаш итү шомына исергән заман арасында аерма бик зур. Узган гасырдагы коллективизация, индустриализация, сыйнфый көрәшнең көчәюе яшь буынга аңлашылып бетми.

Хәзер инде башка идеаллар,  башка әдәбият, үзгә  аудитория, башка “йолдызлар” заманы килгән.  Яңа чор каһарманнары алай күтәренке рухлы, самими, беркатлы түгел, ә прагматик акыл, файда һәм нәтиҗәлелек максаты белән аерып торалар. “Илең турында уйла” дип өндәүчеләр хәзер сирәк очрый.  “Үзең турында уйласаң,  гомерең ямьле була” гыйбәрәсе торган саен көчәя бара.

Ләкин глобализация, илләр, милләтләрнең  ярышуы, ахырзаман һәм инкыйраз билгеләре белән берьюлы рухи терелү, тәрәккыять, милли үсеш тә күзгә ташлана. Фатих Кәрим яңа чорда да татар милләтенә, башка халыкларга кирәк булып чыкты! Аны коткарып калучылар, исемен һәм иҗатын күрсәтүчеләр Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә табылды.

Багратионовски шәһәрендә яшәүчеләр Фатих Кәрим каберенә мәһабәт һәйкәл куйганнар, аның юбилеена багышлап  3000 данә шигырьле истәлек рәсемнәре чыгарганнар. Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулган  көннәрдә шагыйрьнең туган авылында, ул укыган Бәләбәй педколлиятендә, Казанда, Түбән Камада, Чаллыда, Буада, Татарстанның башка район-шәһәрләрендә Фатих Кәримгә багышланган кичәләр, әдәби очрашулар үтте. Мондый дулкынландыргыч мизгелләрдә барлык вакыйгарның үзәге булып Фатих Кәримнең җанлы варисы – Ләйлә апа була. Татар милләтенең газиз улының искиткеч иҗатын, Фатих Кәримнең газаплы һәм каһарман язмышын дөрес итеп чагылдыру миссиясен шагыйрьнең кызы,  үзенең ихласлыгы, фидакарьлеге белән йөрәкләрне яулаучы гаҗәеп шәхес  –  Ләйлә ханым Кәримова үтәп бара. Ринат Харис, Ринат Әюпов, Минзәлә театры труппасы, Казан театр училищесының  Инсаф Абдулла җитәкләгән яшь артистар төркеме, Түбән Каманың 27 нче мәктәбе, Казан медицина колледжы укучылары һәм укытучылары, Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендәге   энтузиаст музейчылар клубы оештырган чаралар әдәбиятның, рухи байлыкның, шагыйрь кыюлыгыңың нинди зур көч икәнлеген раслыйлар.  Бу кичәләрдә мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар Фатих Кәрим шигырьләрен илһамланып  укыйлар, аның тормышын, каһарманлыгын искә алалар. Каһаманлык, фидакарьлек, шагыйрьлек рухы һаман яши, кешеләр арасына тарала.  Ләкин барыбер заманалар үтү белән тормышыбызда нәрсәдер үзгәрә.

Совет патриотизмы архив киштәләренә, фәнни хезмәтләргә иңә башлаган бу заманда шагыйрь онытылмасмы? Гомумән, хәрби-патриотик тема, илне ярату, зурлау, дәүләт гимнына, кануннарга, карарларга   аваздаш әсәрләр иҗат итү кайвакыт рәсми гамәл буларак кабул ителә. Әйтерсен ватанпәрвәрлек шәхси мәхәббәт хисләре кебек үк кайнар хис түгел. Ә чынлыкта илеңне, халкыңны яратудан да зуррак, ихгерәк хис юктыр ул. Һәм  бу кичерешләрне аңларга яшҗләрне кемдер өйрәтергә тиеш.   Яңа заманнарда  яңа каһарманнар, яңа идеаллар табылу табигый анысы. Бәлки шунлыктандыр, соңгы елларда мәктәп программасыннан “Ант”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат” әсәрләре төшеп калып, 5-8 сыйныфлар өчен басылган татар әдәдияты хрестоматиясендә Фатих Кәримгә урын табылмагандыр дип уйларга мөмкин.

Әгәр дә  яңарак, тормышчанрак, актуальрәк фикерләр, милли һәм әхлакый тәрбия өчен  кирәклерәк әсәрләр китапларга, дәреслекләргә килеп керсә, элеге үзгәрешләр урынлы да булыр иде. Чорлар, буыннар аваздашлыгы иҗатта да, тормышта да танылып торсын иде. “Шушы балам өчен, нәселем өчен, туган ил өчен” дип җанын-тәнен гомерен фида кылу мәсләгеннән дә көчлерәк милләтпәрвәрлек, ватан яратуны чагылдыручы әсәрләрнең кадре кимемәсен иде! Фатих Кәрим каһарманлыгына һәм рухи чисталыгына тәңгәл шәхесләр һәрвакыт кирәк. Димәк аны архивка салырга иртәрәк. Фатих Кәрим әсәрләрен оныту мөмкин түгел дигән хакыйкать менә шулай аягүрә килеп басты.

Шагыйрьнең 100 еллык юбилее чорында  Фатих Кәрим иҗатын, тормышын гыйльми яктан өйрәнү, бәяләү буенча эшчәнлек җанланган иде. Башкортостанның Бишбүләк районында якташ шагыйрне һәрвакыт яратып, сагынып искә алалар. 1971нче елда Аетта шагыйрьнең беренче халык музее ачылды.  Хәзер биредә бай эчтәлекле, профессиональ дәрәҗәдә эшләүче музей бар. 2007нче елда шагыйрьнең скульптор Х.М.Хабибрахманов иҗат иткән  бронза сыны  музей алдына куелган. Соңгы елларда Аеттагы Фатих Кәрим музеенда эшләүче Рәйсә Хафизова, шагыйрь исемендәге Ает мәктәбе укытучылары  һәм укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре Башкортостан һәм Татарстан районнары, Калининград өлкәсе һәм башка төбәкләр белән элемтәне җанландырып җибәрделәр. Бишбүләк районына килүчеләр Аетка килеп, Фатих Кәрим бусагасына аяк басарга тырышалар, шагыйрьнең катлаулы язмышы, иҗаты белән кызыксыну арта.

2009 нчы елда шагыйрьнең 100 еллык юбилее Казанда, Ает авылында  һәм башка төбәкләрдә матур чаралар оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Аеттагы Фатих Кәрим музеена компьютер тапшырды. Район администрациясе музейга телевизор бүләк итте.Бишбүләк районы үзәкләштерелгән музейлар берләшмәсе шагыйрьнең истәлегенә, музей зшчәнлегенә зур игътибар бирә. Татарстан мәдәният министрлыгы хисабына 2009 елда “Мәгариф” нәшрияты Фатих Кәримнең 2 томлык сайланма әсәрләрен  бастрып чыгарды һәм бу китаплар Татарстан китапханәләренә таратылды. Ренат Харис инициативасы белән 2008 елда чыгарылган “Соңгы дәфтәр” факсимиль китап та шагыйрьнең иҗатын һәм яугирлеген аңларга ярдәм итүче зур бүләк. Минзәлә драма театры Ренат Харисның шагыйрь Фатих Кәрим язмышына багышланган “Күзләреңнән үбеп” пьесасын сәхнәгә куйды. Бу талантлы сәхнә әсәре шагыйрьнең  репрессия һәм сугыш корбаны гына түгел, ә талантлы зур шәхес булуын тасвирлый.

Казанда Фатих Кәрим урамында, Миславвский, Кремлҗ урамнарындагы шагыйрь яшәгән  йортларга  таш такталар куелган. Хәзергә Казанда Фатих Кәрим белән бәйле истәлекле көннәрдә чәчәк куярлык һәйкәл  юк. Ает авылы һәм Багратионовск шәһәре Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерүдә Казанга үрнәк күрсәтә түгелме? Шагыйрь туган җир һәм аның гомере өзелгән урын чыннан да тарихи, изге урыннар. Ә Казан  бу гаҗәеп шәхеснең язмышында  аерым урын алып тора.  Фатих Кәрим зур шагыйрь булып өлгергән, аны кайгы хәсрәткә дә батыручы, мәхәббәт һәм иҗат ләззәтенә дә чумдыручы Казан турында сокландыргыч шигырҗләр иҗат иткән. Төрмәдә дә, фронтта да…Ә хәзер Казанда шагыйрьнең ядрә тишкән шинеле, окопта язылган шигырьләр дәфтәре саклана. Шагыйрьнең рухи мирасын саклаучы Ләйлә Кәримова да әтисен Казанда сагынып көтә. Татар башкаласында Фатих Кәримгә күбрәк мәрхәмәт, игътибар кирәк түгелме?

Кибетләрдә  Фатих Кәрим китапларын табу да мөмкин түгел. Чөнки аның киң җәмәгатьчелеккә таратырлык сайланма әсәрләре күптән нәшир ителмәде. Элекке елларда чыккан җыентыклар тиз арада таралып бетә. Бу халкыбызның Фатих Кәримне, аның иҗатын онытмавы турында сөйли. Ул бүген дә якты шәхес, матур һәм бай иҗади мирас калдырган шагыйрь буларак арабызда яши. Аңа суыну, аны оныту мөмкин түгел.

Римзил Вәли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*