tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур өлкәсендә «Танылу» («Признание») премияләрен тапшыру тантанасы узды
Оренбур өлкәсендә «Танылу» («Признание») премияләрен тапшыру тантанасы узды

Оренбур өлкәсендә «Танылу» («Признание») премияләрен тапшыру тантанасы узды

Гомумроссия китапханәләр көнендә, Оренбур өлкәсе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә төбәкнең дәүләт һәм муниципаль китапханәләре өчен ел саен бирелә торган «Танылу» («Признание») премияләрен тапшыру тантанасы булды.

Быел «Ел китапханәсе» номинациясендә Оренбур шәһәренең беренче модель китапханәсе – Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә лауреат булды.

Китапханәнең 115 еллык юбилей елында, югары бүләк алу аеруча күңелле.

Безнең казанышларыбызны билгеләгәннәре һәм хезмәтебезне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, ди китапханәче кызларыбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*