tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта “Әбекәй – матуркай” өлкә бәйгесе
Оренбургта “Әбекәй – матуркай” өлкә бәйгесе

Оренбургта “Әбекәй – матуркай” өлкә бәйгесе

Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрында “Әбекәй – матуркай” өлкә конкурсы тәмамланды. Анда өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан 50 яшьтән алып 70 яшькәчә сигез уңган-булган чибәркәйләребез катнашты.

Алар әле дә бик матур әле, тик кызларча түгел, әбиләрчә матур. Әбиемнең йөзе ап-ак, бит уртасы балаларныкы сымак аз гына асылынып тора, аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләре бик тә килешә. Күз читләренә сызылып киткән җыерчыклары әбиемне һаман елмаеп торган шикелле, ачык йөзле итәләр, дип башлап җибәрделәр бәйгене алып баручы театрның яшь артистлары.

Ел дәвамында районнар буенча “Әбекәй-матуркай” бәйгесе үтеп, шушы көннәрдә Оренбург өлкәсендә финал узды. Аны оештыручылар – Региональ иҗтимагый оешма “Оренбург татар милли-мәдәни мохтәрияте”, Оренбург өлкәсе татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” һәм Оренбург татар дәүләт драма театры.

Әйтергә кирәк, “Татар кызы”, “Татар кызчыгы”, “Әбекәй-матуркай” кебек күп көч, вакыт һәм шактый матди чыгымнарны да таләп иткән өлкә күләмендәге мондый чараларны уздыруда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Абсалямованың роле бик зур. Оренбург җәмәгатьчелеге, актив эшчәнлеген күреп, аңа сокланып туя алмый.

Бәйгенең жюри әгъзалары белән дә таныштырып узгач, алып баручылар әбекәйләребезгә “Үзем турында үзем”, “Иҗади бәйге”, “Аш-су бәйгесе”, “Бишек җыры” конкурслары буенча көчләрен сынап карарга тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның күңел биреп, ныклап хәзерләнгәннәре күренеп тора иде. Туып-үскән яклары, гаиләләре, балалары, оныклары турында да тәэсирләнеп сөйләделәр, моңлы итеп халкыбыз җырларын да башкардылар, өздереп биеделәр дә. Ә инде “Бишек җыры” биременә, балалары һәм оныклары катнашында чын театрләштерелгән тамаша алып килгәннәр.

Әбиләребезгә иң хуш килгән бәйге, ул да булса аш-судыр. Оныкларны кадерләп, тәмле итеп милли ашларыбыз белән сыйлаудан да зуррак бәхет юктыр алар өчен. Татар Каргалысы хатын-кызлары визит карточкасына әверелгән зур бәлеш, әнисеннән өйрәнгән пешерү серләрен түкми-чәчми җиткереп тәкъдим ителгән бавырсагыбыз, нинди генә эчлекләр белән тәмләтелмәгән коймакларыбыз һ.б.

Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләр өчен чыгып киткән арада, театрыбызның яшь артистлары матур җырлары белән тамашачылар күңелен күрде. Татар Каргалысының балалар халык бию ансамбле “Эра” чыгышы алкышларга күмелде. Залда утыручылар да түзмәде, сәхнәгә менеп, әбекәй-матуркайларыбыз белән биеделәр.

Ниһаять, жюри өлкәнең иң-иң әбекәен игълан итте. “Супер әбекәй – 2019” гран-при Әсәкәй районыннан Руфия Касыймовага бирелде.

Өлкәдә икенче тапкыр үткәрелгән бу бәйгенең максаты – әбиләребез катнашындагы шушы чара аша үсеп килүче оныкларыбызга халкыбызның матур йолаларын җиткерү. Ул, әлбәттә, дәвамлы булачак. Оештыручылар бүгеннән инде киләсе бәйгедә нинди номинацияләр, нинди биремнәр булачагы турында фикер алыша башладылар.

Фәннур Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*