tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда тиздән беренче яңа буын китапханәсе ачылачак
Оренбурда тиздән беренче яңа буын китапханәсе ачылачак

Оренбурда тиздән беренче яңа буын китапханәсе ачылачак

Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге милли китапханәсе өлкәбездә бердәнбер булып модель китапханәләр булдыру буенча федераль проектта җиңеп чыккан иде. Хәзерге вакытта Көньяк Уралның иң борынгы мәдәният учреждениеләренең берсендә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Китап йортының даими укучылары һәм кунаклары игътибарына ачык китап фондлары белән принципиаль яңа күп функцияле зоналаштырылган киңлек тәкъдим ителәчәк.

Барлыгы Ямашев китапханәсендә биш яңа зона булачак. Балалар залы – заманча интерьер, уңайлы мебель, төрле төстәге пуфлар, яңа балалар китаплары, иҗат өчен җыелмалар, конструкторлар – үз эченә ала. Интерьерда үстерүче уеннар белән җиһазландырылган интерактив идән аерым урын алып торачак.

Этнозалда – революциягә кадәрге борынгы һәм сирәк китаплар, Оренбур халыклары мәдәнияте турындагы материаллар, борынгы фоторәсемнәр, музыка кораллары, милли кием элементлары күрсәтмәле тәкъдим ителәчәк. Шул ук залда милли әдәбиятның бай фонды ачылачак.

Мәгълүмати стендлар, навигация киоскы һәм зур булмаган китап кибете – холлда урнашачак. Якты һәм заманча күп функцияле зал – кунакларны язучылар һәм танылган кешеләр белән очрашуларга, рәссамнар күргәзмәсенә һәм презентацияләргә җыячак. Бу – иҗади яшьләр өчен мәйданчык, кино карау, лекцияләр, мастер-класслар өчен дә мәйданчык. Гомум әйткәндә, теләсә кайсы белем бирү чарасының мәдәни үзәге булачак.

Оренбурда беренче модельле муниципаль китапханә булдыруга федераль һәм муниципаль бюджетлардан 8 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде. Декабрь башында әлеге искиткеч мәдәният һәм белем бинасын ачу планлаштырыла.

Фәннүр Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*