tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут Татар якшәмбе мәктәбендә Әниләр көне бәйрәм иттеләр
Сургут Татар якшәмбе мәктәбендә Әниләр көне бәйрәм иттеләр

Сургут Татар якшәмбе мәктәбендә Әниләр көне бәйрәм иттеләр

Сургут татар Якшәмбе мәктәбе, мәктәпкә йөрүче балалар, әти-әниләр, быел “Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге” белән берлектә әниләр көне уңаеннан бик матур бәйрәм чарасы уздырды. Бирегә йөрүче әниләр һәм балалар, мөгаллимә, Гөлсинә ханым Мөбәрәкшина һәм Сургут татар яшьләр берлеге әгъзасы Гүзәлия Хәйруллова белән бергә әзерләгән төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бармак уеннары уйнадылар. Күңелле ярышлардан соң, балалар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.

Безнең халык, ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы өч хәрефтә “Ә”, “Н”,”И” – ӘНИ диеп, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Дөнья ачысын татыган әниләребезнең моңсу күзләре һәрвакыт шундый мөлаем һәм ягымлы. Алардан сабырлык, бар дөньяга нур бөркелә. Ә әнкәйнең чәчләребездән, аркабыздан “БАЛАМ” диеп сөеп куйган җыерчыклы куллары иң-иң җылы куллар. Табыныбыздагы тәмле ашлар да шушы куллар белән пешерелгән, өстебезгә кигән киемнәребез дә шушы куллар белән юылып үтүкләнелгән…Җаныбызга, каныбызга ана телен, татар телен сеңдерүчеләрдә алар! Барына да – ӘНИ кирәк! Кадерлик без аларны!

Гөлчәчәк Фәтхулова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*