tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә беренче «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узды
Оренбург өлкәсендә беренче «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узды

Оренбург өлкәсендә беренче «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узды

15 март көнне Оренбург өлкәсенең Беренче Имангулово авылында яшь кызлар өчен «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узды.

Чарага хөрмәтле кунаклар – Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе җиңүчесе Алсу Байгилдина һәм визажист Вилена Сөнгатуллина чакырылган иде.

Интервью форматында Алсу белән конкурс, татар кызларының җәмгыятьтә урыны һәм татар халкының киләчәге турында сөйләштек. Ә Вилена сәхнә макияжы буенча мастер-класс үткәрде. Чара ахырында чәй табыны артында фикер алыштык.

Алсуга һәм Виленага чакыруыбызны кабул иткәннәре өчен зур рәхмәт!

Чыганак: Яшь йөрәкләр

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*