tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә М.Җәлилнең истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды
Оренбург өлкәсендә М.Җәлилнең истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды

Оренбург өлкәсендә М.Җәлилнең истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды

Үз көчләрен Оренбург өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән 3 районыннан килгән төрле яшьтәге  спортчы сынап карады. Ярышларны Оренбург төбәк татар милли – мәдәни мөхтәрияте 7нче тапкыр оештыра.

Быел Абдулино шәһәр округының “Восточная” спорт базасы аланы 50 дән артык спортчыны  берләштерде. Хуҗалар –  җирле һәм шәһәр хакимияте  җитәкчеләре, үз чиратында, ярышларга яхшы трасса әзерләгән. Ә барлык оештыру чыгымнарын, гадәттәгечә, Оренбург өлкәсенең  татар милли – мәдәни мөхтәрияте үз өстенә алган.

Шагыйрьнең якты истәлегенә  багышланган бәйрәм – патриотлар  тәрбияләүне истә тотып оештырыла. Катнашучылар – өлкәнең өч  районыннан килгән  дүрт команда. Чаңгы юлын беренчеләрдән булып мәктәп укучылар сынады.

Бу юлы Матвеевка районының  Иске Котлемәт авылыннан 8 чаңгычы килгән. Ул укытучылар һәм укучылардан торган көчле команда. Лида Хәмидуллина – мәктәптә  рус теле һәм әдәбиятын укыта. Милләттәшләребез  спорт базасына медальләр артыннан гына түгел, ә яхшы кәеф өчен дә килә.

Барлык катнашучыларны да, яшьләренә карап, төркемнәргә бүлделәр. Өлкән буын арасында  җиңүчеләр аз булмады.

Айрат Яруллин – иң олы чаңгычыларның берсе, лаеклы ялда,гомере буе машина йөртүчесе булып эшли һәм үзен белгәннән бирле чаңгы белән  шөгыльләнә.

Менә инде чаңгы ярышларында иң көчлеләр билгеле булды.Иң күп медальләрне Абдуллино районы чаңгычылары яулады.Алардан аз гына  Матвеевка спортчылары калышты һәм Әсәкәй  районы чаңгычылары арасында да җиңүчеләр аз түгел иде.

Фирүзә Әбсәләмова 

Оренбург өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*