tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург шәһәрендә “Татар кызы – 2021” бәйгесе узды
Оренбург шәһәрендә “Татар кызы – 2021” бәйгесе узды

Оренбург шәһәрендә “Татар кызы – 2021” бәйгесе узды

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында  бигрәк тә күңелле яшьлек, гүзәллек һәм сөйкемлелек бәйрәме узды. “Татар кызы – 2021” исеменә лаек булу өчен 9 кыз үз көчләрен сынап карады.

Чараның төп оештыручысы – “Ак калфак” Оренбур татар хатын-кызлар оешмасы һәм “Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” региональ иҗтимагый оешмасы.

Мондый чаралар Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы тарафыннан 2017 елда игълан ителгән иде. Шул ук елда Оренбур кызы Искәндәрова Динара финалга чыгып, Казанда уздырылган бәйгедә катнашты. 2018 елда – Надырова Илнара, ә 2019 елда Гумирова Илсөя “Оренбур татар кызы” исеменә лаек булдылар.

Бәйрәм кичәсендә зал катнашучыларны җиңүгә рухландыручы гаиләләре, туганнары, дус-ишләре белән тулган иде. Чараны Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Әлфит Шәрипов ачып җибәрде, ул, гүзәл кызларыбызга мөрәҗәгать итеп: “Бүген сез, бәйгедә катнашырга теләк тапкан өчен, барыгыз да җиңүчеләр булачак”, – диде. Ярышуга әзерләнгән вакытта, кызлар мәчеттә булганнар, мөфти алар белән озак әңгәмә уздырган. Бәйрәмне Әлфит хәзрәт дога укуы белән башлап җибәрде.

Татар кызы – милләтнең киләчәге, шуңа күрә дә ул тырыш, акыллы, нурлы, матур, сәләтле, уңган, җитез һәм зыялы булырга тиеш.

Масалимова Зәринә – Оренбур кызы, дәүләт университетында икътисад факультетында укый; Сөләйманова Аделина – Оренбурдан, тәрҗемәче һәм икътисадчы;  Аитова Альбина – Переволоцки районы, Беренче Зобачи авылыннан, студент; Фазлиева Лилия Сарыкташ районы Колчым авылыннан – медицина көллияте студенты; Иманкулова Альбина – Оренбурдан, Уфа сәңгать институтында белем ала; Мөхәммәтҗанова Эльвира – Иләк районы Озерки авылыннан, медицина көллиятендә укый; Янбулатова Алсу Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан, дәүләт педагогика университетында математика факультетында белем ала; Кәримова Светлана – Переволоцки районы Чесноковка авылыннан, юридик академия студенты һәм Шабаева Нурзия – Александровка районы Яфар авылыннан, нефть-газ өлкәсендә инженер – чын татар кызы исемен йөртер өчен көрәшергә теләкләрен белдерделәр.

Иң элек катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Замана технологияләре ярдәме белән тамашачылар аларны ишетеп кенә түгел, экрандагы видеоларны карап та, туган якларына “барып”, туганнары белән “танышып”, кызларның шөгыльләре турында да белделәр.

Аннан соң интеллектуаль тур узды. Быел якташыбыз, каһарман шагыйрь Муса Жәлил тууына 115 ел тулды. Кызларга патриот шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча сораулар тәкъдим ителде. Бәйгечеләр  кызыклы мәгълүматлар кулланып, тулы җаваплар бирделәр.

Иҗади ярышта кызлар үз сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, шигырьләр укыдылар. Һәрбер чыгыш кечкенә спектакльгә әверелде. Мәсәлән, Кәримова Светлана “Зәйтүнә” биюендә яраткан шагыйребез Тукайның сөйгән кызының тыйнаклыгын күрсәтә алды, ә Мөхәммәтҗанова Эльвира Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укыганда, тамашачылар күз яшьләрен тыя алмадылар.

Аннан соң “Уңган хуҗабикә” конкурсы уздырылды. Татарларның милли ашлары туклыклы да, тәмле дә. Кызлар өйләреннән милли ризыклар әзерләп алып килгәннәр. Зәринә – кыстыбый ; Аделина – татарлар горурлыгы – гөбәдияне; Аитова Альбина – кош телен; Лилия – чәкчәк; Иманкулова Альбина – күрәгә ләвәшен; Эльвира – өчпочмак; Алсу – ит бәлешен; Светлана – чүлпәкне,  ә Нурзия – Яфар авылын халыкка таныткан җәймәне. Һәркем үз ризыгы турында сөйләде һәм аны жюри өстәленә китереп куйды. Шундук бөтен залга тәмле камыр ашлары исе таралды.

Оренбур шәле бөтен дөньяда дан яулады, хәтта космоста да булып кайтты. Хәзер инде Альбина Әбсәләмова җитәкләгән “Оренбургские пуховницы” оешмасы кәҗә мамыгыннан өрфия шәлләр генә түгел, хатын-кызларга кием дә бәйли. Менә шундый киемнәрдә кызларыбыз сәхнәне әйләнеп чыктылар: төрле челтәрләр белән бәйләнгән күз алмаслык кемдә – пончо, кемдә – жакет, кемдә – кардиган. Бик матур күренеш булды бу.

Бәйге тәмамлангач, тамашачылар кызларны бик озак итеп алкышлады, бу матур күренешләрнең бетүен алар теләми иделәр. Жюри фикер алышырга чыгып китте. Бу эш аларга җиңелдән бирелмәде, чөнки һәрбер кызның исеме янында “бишлеләр” генә куелган иде.

Чараның азаккы мизгелләрендә кызларыбыз, аккошлардай, барысы да ап-ак сафлыкны күрсәтүче туй күлмәкләрендә сәхнәгә чыгып бастылар.

Сүз Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Идрисова Кадрия Рәис кызына бирелде. Ул: “Бүген бик матур чара булды, ул зур хәзерлек белән үтте. Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Булдырдыгыз! Оренбур ягы тарихында халыкка ярдәм иткән байларны беләбез. Хәзерге көндә дә эшмәкәрләр – ак байлар – татарларны саклап калучылар. Аларның ярдәме белән бүгенге бәйрәм уздырылды. Татар кызы – шәхес булып тәрбияләнгән генә кыз була ала, “модель” булу гына җитми. Мин рәхмәтле кызларны үстергән гаиләләргә. Дәүләтебез көчле милли гаиләләребез белән. Иманлы аналардан гына иманлы балалар туа, шуңа күрә дә һәр гаиләдә рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшсәк иде”, – диде.

Альбина Әбсәләмова: «“Ак калфак” оешмасы 2016 елдан эшләп килә. Региональ Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Илдус Ядкәр улы Дәүләтовка зур рәхмәтемне белдерәм. Ул булмаса, бу бәйрәм дә булмас иде. Кызлар белән 2 ай эшләдек. Динара Искәндәрова, Алсу Гайнуллина, Элиза Яхина, Х.Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре, стилистлар зур ярдәм күрсәттеләр, кызларыбызны матур итеп татар телендә сөйләшергә, биергә, сәхнәдә үз-үзен тотарга, бизәнергә, киенергә өйрәттеләр. Һәрберсе өчен горурланып утырдым», – диде.

Һәрбер кыз аерым номинациядә үзен  иң яхшы яктан күрсәтте: Зәринә –иң уңган; Аделина – халык мәхәббәтен яулаган (инстаграммда барган сайлау нәтиҗәсендә ул бу исемгә лаек булды; бүләкне Яфар авылыннан шәхси эшмәкәр Р.Р.Асяев әзерләгән); Аитова Альбина – иң ягымлы; Лилия – иң зыялы; Иманкулова Альбина – иң җитез; Эльвира – иң серле; Алсу – сөйкемле; Светлана – иҗади; ә Нурзия – иң максатчан дип расландылар.

Һәрбер кызга яшел хәситә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Оренбур кызы – 2021” сайланды. Ул – Масалимова Зәринә булды. Аңа  тантаналы рәвештә Казан дизайнерлары эшләп чыгарган затлы ташлар белән бизәлгән калфак һәм хәситә кидерделәр. Илдус Дәүләтов үз исеменнән 50 000 сумга сертификат тапшырды. Чиләбедән “Татар кызы” халыкара конкурсы президенты Лена Колесникова җиңүчегә яшмадан ясалган тартма җибәргән. Татар конгрессы исеменнән Кадрия Рәис кызы дизайнер ясаган ташлы көмеш алка белән бүләкләде.

Иганәчеләрсез һәм ярдәмчеләрдән башка  ярышны уздырып булмас иде.  Аларның барысына зур рәхмәт әйтәбез: генераль спонсор Абдулин районы ООО “Авангард” җитәкчесе Әкбаров Равилгә, Әсәкәй районы КФХ җитәкчесе Галимов Ришатка, татар драма театры директоры Ренат Ишмөхәммәтовка, Татарстанның атказанган артисты Айрат Хәбибуллинга, “Шафран” рестораны директоры Нурия Кәримовага, Х.Ямашев исемендәге китапханә мөдире Светлана Әхмәтҗанова һәм китапханәче Вәсилә Шәрәфетдиновага, “Степ данс” ансамбле җитәкчесе Виктор Евсеевка, “Невеста” туй салонына, “Оренбургские пуховницы” оешмасына, “Чәчәк” фирмасына, бизәүчеләргә, фоторәсемгә төшерүчеләргә, татар театры артистларына – кыскасы, бәйрәмне күңелдә калырлык итеп әзерләүчеләргә – мең рәхмәтләр яусын.

Азакта залдагы бар халык аягүрә басып, “Туган тел” гимнын башкарды.

Конкурс тәмамланды. Август аенда Казанда төрле төбәкләрдән алтмышка якын татар кызлары җыелачак. Шулар арасында безнең Зәринә дә булачак. Ташкентта узачак халыкара бәйгесенә 12 генә кыз сайланачак. Шул санга Зәринәбез дә эләксен дип, теләп торыйк. Киләсе ике айда аңа бик күп эшләргә, конкурска хәзерләнергә кирәк булачак.

Чибәркәйләребезне алда озын гомер көтә. Шундый ук гүзәл, сылу, акыллы, уңган булып калыгыз! Сикәлтәсез тормыш юлы сезгә, кызлар!

жюри әгъзасы

Әлфия Әбделхаликова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*