tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта бәйләүчеләр көне үтәчәк
Оренбургта бәйләүчеләр көне үтәчәк

Оренбургта бәйләүчеләр көне үтәчәк

«Оренбург халык сәнгать кәсепләре» осталар һәм һөнәрчеләр ассоциациясе 2019 елның 8 июнендә бәйләүчеләр көнен үткәрә. Аның инициаторы – «Оренбург йорты» хуҗабикәсе, «Оренбург өлкәсе шәл бәйләүчеләр гильдиясе» рәисе, беренче мамык шәле музее директоры Галия Ким кызы Әпсәләмова.

Беренче тапкыр киң җәмәгатьчелек алдында бәйләү көне Парижда 2005 елда уза. Бәйләү яратучы Даниэль Лендес бу күңелле бәйрәмне уйлап чыгара. Вакытлар узу белән халык арасында бәйләү белән французлар гына түгел, ә башка илләрдә яшәүче хатын-кызлар да мавыккан (бәйрәм, мәсәлән, АКШ, Англия, Швеция, Финляндия, Норвегия, Эстония шәһәрләрендә үткәрелә).

Якынча мәгълүматлар буенча, бүген планетабызның 350 шәһәрендә осталар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, энәләр һәм йомгакларга яңа бәйләү сөючеләрне җәлеп итәләр.

Оренбург, Россиянең күп кенә шәһәрләре кебек үк, Бөтендөнья акциясенә кушыла. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны бик бай программа көтә: бәйләнгән эшләнмәләр күргәзмәләре, бу җиңел булмаган шөгыльне өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар, концерт программасы, аралашу һәм башкалар. Элек игълан ителгән «Җылы оекбашлар бәйлик» акциясе нәтиҗәләре буенча, әзер продукцияне балалар йортларына тапшырачаклар, ә алдан әзерләнгән 20х20 см «игелек квадратлары» «Тынычлык келәме» өчен нигез булачак.

Бу зур бәйрәмнең эпилогы булып «Оренбургвяжетдружно» акциясенең старт алуы булачак. Һәр теләгән кеше үзенең «игелек квадраты»н бәйли алачак, алар картлар йортларында яшәүче безнең өлкән яшьтәге оренбулылар өчен уңайлы җылы пледлар өчен нигез булачак. Акция 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм ул өлкәннәр көненә багышлана.

Чара Оренбург шәһәренең “Милли авыл” мәдәни комплексында урнашкан «Оренбургское подворье» йортында узачак.

Фәннур Гайсаров.
Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*