tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбина МӘХМҮТОВА: Барыгызга да Аллаһының олы рәхмәте яусын!
Альбина МӘХМҮТОВА: Барыгызга да Аллаһының олы рәхмәте яусын!

Альбина МӘХМҮТОВА: Барыгызга да Аллаһының олы рәхмәте яусын!

Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Рас икән. Ул көтмәгәндә-уйламаганда килеп төшә. Кайсы яктан киләсен, ни рәвешле буласын да белмисең. 5-10 минут элек кенә әле үзеңне дөньядагы иң бәхетле кеше дип санаган булсаң, кайгы шулай китереп суга…

Сөекле, ышанычлы тормыш иптәшем, яраткан өч балабызның әтисе булган Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтовны соңгы юлга озатырга килүче, ярдәм кулы сузучы барлык туганнарга, өлкәбезнең татар милли оешмалары әгъзаларына, дусларыбызга, танышларыбызга, таныш булмаган изге йөрәкле кешеләргә олы рәхмәтләремне белдерәм.

Көтелмәгән җирләрдән, бер дә белмәгән, бер дә күрмәгән кешеләрдән дә бик күп ярдәм булды. Күбесе тирән кайгымны уртаклашып кына калмыйча, зур матди булышлык та күрсәттеләр. Бик күп кеше фитра садакаларын да миңа тапшырды.
Һәрбарчагызның да йөргән юллары якты булсын, кайгы җиле сезнең ишекләрне какмасын, гаиләләрегездә тулы бәхеткә ирешүегезне телим. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын. Барыгызга да Аллаһының олы рәхмәте яусын!

Мәрхүм Фәрхәт Сабирҗан улының хәләл җефете Альбина МӘХМҮТОВА
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*