tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчеттән – Үзәк паркка: Казанда Ураза бәйрәмен ничек билгеләп үттеләр?
Мәчеттән – Үзәк паркка: Казанда Ураза бәйрәмен ничек билгеләп үттеләр?

Мәчеттән – Үзәк паркка: Казанда Ураза бәйрәмен ничек билгеләп үттеләр?

Ураза бәйрәмен иң беренче булып иртүк бәйрәм вәгазе һәм гает намазына мәчеткә килгән ир-атлар билгеләп үтте. Әмма көндез бәйрәм рухы һәр тарафта сизелеп торды. Әйтик, Аллаһ исеме, Коръән аятләре, мөнәҗәтләр башкаланың Горький исемендәге Үзәк ял паркында яңгырап торды. Биредә бала-чага һәм тулы гаиләләрне җыеп, гает уңаеннан зурлап “Рамазан Фест: бергә булыйк!” гаилә бәйрәме узды.

– Бу дөньяда өч әйбердән – Коръән уку, Аллаһы Тәгаләне искә алу һәм дин кардәшләр белән аралашудан кала башка чын ләззәт китерә торган нәрсә юк. Хәдистә шулай диелә. Бүгенге бәйрәм сезгә  бер-берегез белән аралашудан ихлас шатлык китерер дип өметләнәбез. Чөнки без ай дәвамында тәкъвалыгыбыз өстендә эшләдек. Ә Изге Коръәндә әйтелә: «Кем дә кем Аллаһыдан курыкса, Ул аңа (дөньяның шөбһәләреннән, үлемнең куркынычлыгыннан һәм Кыямәт көненең кыенлыкларыннан) бер чыгыш (юлы) насыйп итә. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра. Кем дә кем Аллаһыга тәвәккәл кыла, аңа Ул җитә. Һичшиксез, Аллаһы һәрнәрсә өчен (ул әле бар булганчы) бер үлчәм куйган (“Әт-Таляк” сүрәсе, 2, 3 аятьләр). Әмма Рамазан үтте, шуннан нәрсә? Ә аннан соң без Рамазанда алган көч-куәтебезне ел дәвамында киләсе изге айга кадәр файдаланырга тиеш, – бүген шәһәркүләм Ураза бәйрәменә килгән казанлыларны Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин әнә шулай сәламләде.

Сүз уңаеннан, Ураза гаете моңа кадәр дә шәһәр парклары һәм скверларында билгеләп үтелде. Казанда гына түгел, республиканың башка мөхтәсибәтләрендә дә. Әмма гает уңаеннан мондый масштабтагы  чара башкаланың Горький исемендәге Үзәк ял паркында беренче тапкыр оештырылды. Казанлыларга аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә бүләк итте. Мөхтәсиб Йосыф хәзрәт билгеләп үткәнчә, Ураза бәйрәме инде мәчетләргә генә сыймый, шуңа күрәм бәйрәм шәһәркүләм киң җәмәгать урыннарында уздырыла.

Бәйрәм программасында гаилә кыйммәтләрен саклау, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасы кызыл җеп булып сузылды. Теманы чараның өлкәннәргә карата хөрмәт, әти-әниләргә,  балаларга карата ярату, гаиләнең рухи мирасына сакчыл караш, туганнарча берләшүгә корылган концепциясе ачып салды. Нәтиҗәдә ул балаларны һәм аларның әти-әниләрен хезмәт һәм ял итүнең заманча һәм традицион төрләре белән таныштыруда чагылыш тапты. Моңа паркның төрле нокталарында чигү һәм фристайл, бәйләү һәм аквагрим, балчыктан әйберләр ясау һәм баш яулыгы бәйләү, акча сугу һәм квестлар һ.б.лар буенча эшләгән мастер-класслар ярдәмендә ирешеп булды. Кыскасы, берәүгә дә боегып йөрергә туры килмәде: биредә, яшенә (һәм милләтенә дә) карамастан, һәркем үзе өчен кызыклы шөгыль таба алды. Сабыйларны аниматорлар катнашында уеннар һәм төрле аттракционнар белән куандырдылар, ә өлкәннәрнең күңеленә Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр тыңлау хуш килде. Чараны Айрат Заһриев һәм аның улы Мансур алып бардылар, алар үзләренең үрнәкләрендә “аталар һәм балаларга” бергә күңелсез булмавын күрсәттеләр. Ураза бәйрәменең өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне һәм балаларны да сөендерүен күзәтү аеруча куанычлы булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*