tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Осталардан — остаханә
Осталардан — остаханә

Осталардан — остаханә

17 ноябрьдә Ижау шәһәренең сәүдә-икътисад техникумында “Иман” татар яшьләре, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган чәкчәк пешерү буенча остаханә үтте. Остаханәдә “Иман” татар яшьләре әгъзалары, техникум студентлары, укытучылар катнашты.

Ел саен үткәрелә торган чәкчәк бәйрәменең форматын яшьләр агымдагы елда үзгәртергә булдылар. “Безнең үзебезнең дә чәкчәк пешерү серләренә төшенәбез килде һәм инде алга таба башкаларга да өйрәтергә телибез”, — диде Гөлфия Әхтәмова. Оештыручылар иң элек әлеге татлы ризыкның тарихы, әзерләү ысуллары турында сөйләделәр. Оста чәкчәк пешерүче Вәсилә Гайнетдинова кызы Айзилә белән катнашучыларны чәкчәк әзерләү серләренә төшендерделәр. Вәсилә Гайнетдинова егетләрне-кызларны тәмле итеп чәкчәк пешереп кенә сыйлап калмады, моңлы җырын да бүләк итте. “Мин чәкчәк пешерергә әниемнән, бианамнан өйрәндем. Егерме елга якын чәкчәк пешерәм. Кызым Айзилә дә инде бик оста итеп чәкчәк әзерләргә өйрәнеп килә”, — диде Вәсилә ханым. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле егетләре Артур Гайнетдинов, Алмаз Бәдретдинов, җырчылар Айдар Абашев, Светлана Тимершина үзләренең җыр-биюләре белән әлеге чараны чын бәйрәмгә әверелдерделәр.

Әлеге чараны әзерләүгә ярдәм иткән сәүдә-икътисад техникумы җитәкчелегенә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, Татарстан Республикасы мәдәният министр­лыгына, “Иман” татар яшьләре әгъзалары Гөлфия Әхтәмова, Айгөл Гыймазиева, Марат Дәүләтшинга катнашучылар тарафыннан зур рәхмәт белдерәбез.

http://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*