tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өтерләрне дөрес куя беләсеңме?
Өтерләрне дөрес куя беләсеңме?

Өтерләрне дөрес куя беләсеңме?

Самара татарлары бу акциядә ел саен актив катнашалар. Диктант язу өчен мәйданчыклар мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә, мәчетләрдә һәм Халыклар дуслыгы йортында оештырыла.

Туган телен белү дәрәҗәсен тикшереп карарга теләүчеләр быел да күп булды. Арада мәктәп укучылары да, студентлар да, татар хәрәкәте активистлары да, өлкән буын вәкилләре дә бар иде.

Бер төркем яшьләр Халыклар дуслыгы йортында җыелды. Бу мәйданчыкта диктантны Фәрзанә Мәхмүтова укыды.
«Бүген без шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиевның «Тимә, яшәсән!» дип аталган әсәреннән өзек яздык. Текст бик матур, анда табигать күренешләре тасвирланган, әмма минем өчен катлаулырак булды, күп сүзләрнең язылышы миңа билгеле түгел иде», – дип уфтанды Алеся Варнаева. Катнашучыларның иң яше – 10 яшьлек Артурның язмасын истәлекле бүләк белән билгеләп үттеләр. Диктантны язып бетергәннән соң, яшьләр милли тәм-томнар белән чәй эчеп алдылар һәм татарча өстәл уеннары уйнап, аралышуларын дәвам иттеләр.

«Татарча диктант» акциясендә катнашырга теләүчеләрнең икенче төркеме Самараның Җәмигъ мәчетендә җыелды. «Туган тел» өлкә татар оешмасы директоры Гүзәл Рамазанова чараны уздырырга ярдәм иткән Айгөл Сафинага, Руслан Мостафинга, Алсу Абдерәхимовага зур рәхмәтләрен белдерде.
– Быел Самара өлкәсе «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә сигезенче тапкыр кушылды. Ә минем беренче катнашуым гына. Үзем Самарада рус мәктәбендә укыдым, шуңа күрә татарча әйбәт сөйләшсәм дә, язуы кыенрак. Күптәннән «Татарча диктант»та үземне сынап карарга теләгән идем, ниһаять, хыялым чынга ашты. Диктант җиңел булмады, ләкин барлык катнашучылар да текстны азагына кадәр яздылар. Бөтенесе дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр һәм, әлбәттә, татар теле буенча белем запасларын тулыландырдылар. Чараны оештырган «Туган тел» директоры Гүзәл Рамазановага зур рәхмәт! Нәтиҗәләрне көтәбез! – дип яза социаль челтәр битендә Фирүзә Минәхмәтова.

«Яктылык» мәктәбе дә акциядән читтә калмады, әлбәттә. Ата-аналар да, укучылар да бик теләп диктант яздылар. Һәркемне дә диктантны ничәлегә язуы кызыксындыра. Барысы да түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәләр.

“Татарча диктант” акциясе Камышлы районында да бик популяр. «Татар теле буенча белемебезне арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерү, ана телебезгә, тарихи һәм мәдәни хәзинәләребезгә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырылган акция олылар өчен дә, яшьләр өчен дә бик файдалы», – дип комментарий бирделәр Яңа Ярмәк авылында диктант язган авылдашлар.

Похвистнево районы, Гали авылында акция «Ак калфак» Бөтенроссия хатын-кызлар оешмасы вәкилләре тырышлыгы белән оештырылган иде. Билгеләнгән көнне авыл китапханәсенә утызлап кеше килгән. Текстны китапханә мөдире Фәһимә Зарипова укыган.

Ә Мәчәләй авылында диктант язу мәйданчыгы мәктәптә оештырылган. Акциядә 21 кеше катнашкан. Диктантны элеккеге башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Искәндәрова бер хатасыз язган. «Татарча диктант» акциясен оештыручы Әлфия Субеевага, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйха Мияссаровага авыл халкы рәхмәтләрен җиткерә.

Сызранда үткән атнада «Татар мәдәнияте көннәре» уздырылган иде. «Татарча диктант» акциясе шушы чараларны йомгаклау ноктасы булып чыкты. Җомга көнне Е.И. Аркадьев исемендәге шәһәр китапханәсенә татарлар агылдылар. Алар башта Самара өлкәсенең һәм Сызран шәһәренең күпмилләтле халкы турында сөйләделәр, этнослар, диннәр, телләр, мәдәниятләр аермасына карамастан, тынычлыкта, дуслыкта һәм татулыкта яшәүләрен ассызыкладылар. Татар телендә җырлар яңгырады. Самара өлкәсендә туып-үскән һәм халкыбызга «Әлифба»ны бүләк иткән Сәләй Гатат улы Вагыйзов турында «Татар әлифбасының әтисе һәм әнисе» дип аталган документаль фильм күрсәтелде. Чарада татар автономиясе җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов, Сызран, Октябрьск шәһәрләре һәм Шигон районы имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, Сызран милли-мәдәни автономиясе әгъзалары һәм дин дәресләре укыткан Галиулла Габдрәшитов, Сызран администрациясенең мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Мария Хлопушина, шәһәр Думасы депутатлары Эльдар Мәҗитов һәм Ирина Мингалишева да бар иде.

Төп программадан соң, бәйрәмдә катнашучылар «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар. «Бу юлы, бәлки, текстны ялгыш җибәргәннәрдер. Гадәттә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен гадирәк текст килә иде», – дип икеләнделәр оештыручылар.

Диктантта 23 кеше катнашкан. «Кайчандыр «Татарча диктант»ны биредә 5 – 8 кеше генә язуын исәпкә алсак, бу бик яхшы нәтиҗә. Диктант язарга теләүче яшьләр саны артуы куандыра» , – дип сөйли педагог Гөлнара Дәүләтшина. Аның сөйләвенчә, 223 сүздән торган текстны барысы да «җиңеп чыга алмаган», әлбәттә. Кемдер катлаулы сөйләм әйләнешләрендә өтерләр белән буталган, кемдер сүзләрдә хаталар җибәргән, диалектлар да комачаулаган. «Хаталар куркыныч түгел, иң мөһиме, ата-бабаларыбызның телен өйрәнү теләге бар», – ди укытучы.

Бөтендөнья акциясендә катнашучыларның барысы да сертификатлар алачак, ә «бишле»гә язучыларны бүләкләр көтә.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*