tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ӨЙ» китабын тәкъдим иттеләр
«ӨЙ» китабын тәкъдим иттеләр

«ӨЙ» китабын тәкъдим иттеләр

“Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил”- дип борынгылар юкка гына әйтмәгәндер.  Ун ел элек Америка егетенә кияүгә чыккан татар кызы Фирдәүсә Фәткуллова – Ягер да моны үз язмышында сынап карый. Ул буш вакытларында сагыну-сагышларын басар өчен кулына каләм ала һәм шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Моннан берничә ел элек Фирдәүсә аларны бергә туплап тәүге  китабын да чыгара. Ә шушы көннәрдә генә аның Мәскәүдә өч телдә  “Дом. Өй. Home.”дигән чираттагы китабы да дөнья күрде. Фирдәүсә аны үзенең туган Ульяновск  шәһәрендә укучыларына тәкъдим итте.

Үзен татар, рус һәм америка язучысы дип атаучы Фирдүсәнең туган ягына кайтып мондый кичә  оештыруы беренче тапкыр гына түгел. Шундый ук җылы очрашу узган елны өлкәнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары белән булган иде.

Ул чакта Фирдәүсә үзенең яңа китап яза башлавы һәм беренче очрашуны да туган ягында уздырачагы хакында сөйләгән иде.

Һәм менә бүген биргән вәгъдәсенә тугры булып ул кабат туган якларына якташлары белән очрашырга әйләнеп кайтты.

Фирдәүсә мәктәптә укыган елларында поэзия белән белән әлләни тирәнтен кызыксынмаса да, шәһәрнең музыка мәктәбендә укый.

Фирдәүсә җыр-музыка белән шөгылләнүен Америкага киткәч тә ташламый. Бүгенге очрашуны да ул үзе  язган “Россиядә кышлар ничек икән?” дигән романсы белән башлап җибәрде. Ул башка континент та яшәсә дә, рус һәм татар мәдәниятен пропагандалау белән шөгылләнә. Алар Россиядән күчкән эмигрантлар белән һәртөрле кичәләр, очрашулар уздыралар. “Узган елны без татар җырлары белән татар киемнәрен дә тәкъдим иттек. Канзас-сити шәһәрендә беренче тапкыр булды ул”, ди  “Дом. Өй. Home.” дигән китап авторы: Фирдәүсә  Фәткуллова – Ягер

Бүгенге очрашуда улы Оливерның саксофонда “Катюша” җыры көен башкаруы да очраклы түгел. Быел алар май аенда җиңү көнендә “Үлемсез полк” акциясен   оештыралар.  Әле яңа гына Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган  Сембер кызын яңа китабы белән котларга аның күп санлы дуслары, туганнары җыелган иде. Алар аны җылы сүзләр, бүләкләр һәм чәчәкләр белән котлап калмыйча, җырлар белән дә сәламләде.    Фирдәүсә туган ягына үзенең дуслары, Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә туып, бүген Америкада яшәүче Максим һәм  аның хатыны америкалы Руф белән кайткан. Әнисе татар булган  Максим үз хатынын татарчалап Руфия дип йөртә. Максим Америкада Фирдәүсәнең дусты гына түгел, шигырьләрен беренче булып укучы да. “Миңа калса, ул үзенең китабында кешенең туган ягы, нәсел тамырлары  белән элемтәсен чагылдыра.  Аның шигырьләрендә  туган яктагы җылылык һәм кешеләрдәге матур мөнәсәбәт сүрәтләнә”, ди Фәридәнең дусты Максим Кунахович.

Урамда җәй уртасы булса да, китапханә залы халык белән тулы иде. Алар бүген биредә шигырьләр һәм җырлар гына тыңлап кына китмәде, ә читтә яшәүнең мавыктыргыч, әмма ләкин сагыш-сагынулы икәнен дә аңлап киттеләр.

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*