tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды
Пенза өлкәсендә Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды

Пенза өлкәсендә Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды

Бүген, 17 февральдә, Халыкара туган тел көненә һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган тематик атна кысаларында этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды.

Әлеге проектның максаты – татар теле абруен күтәрү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына практик ярдәм күрсәтү.

Олимпиадада 26 районнан 300 укучы катнашты. Бәйгенең нәтиҗәләре 20нче февраль көнне билгеле булачак. Җиңүчеләр 2021нче елның апрелендә узачак  татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*