tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда М.Җәлил исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне билгеләделәр
Татарстанда М.Җәлил исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне билгеләделәр

Татарстанда М.Җәлил исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне билгеләделәр

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында Россия Федерациясендә Фән һәм технология елына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә мәктәп укучылары һәм укытучылар, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм укытучылары катнашты.

Конференция 2 этапта (читтән торып һәм көндезге) дүрт юнәлеш буенча үткәрелде. Барлыгы 196 эш килде. Читтән торып иң күп балл җыйган 30 катнашучы көндезге этапка чакырылды.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, чара югары дәрәҗәдә узды, конференция кысаларында темалар белем алучылар өчен дә, укытучылар өчен дә актуаль булып тора. Республика чарасының максатлары һәм бурычлары тормышка ашырылды.

Конференциянең максаты — интеллектуаль һәм иҗади үзүсешеңне гамәлгә ашыру чарасы буларак, лингвистика һәм әдәбият өлкәсендә укытучыларның һәм укучыларның фәнни-гамәли эшчәнлеген популярлаштыру.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*