tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә тарих барлыйлар

Чүпрәледә тарих барлыйлар

Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үттеләр. Кече Ватаннарын зурлаган танылган язучыларны, актерларны, галимнәрне, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен, гади авыл хезмәтчәннәрен олылап искә алдылар. Төбәкнең киләчәктәге һәрьяклы үсеш юлларын билгеләделәр.

Мәдәният сарае залында районның тарихы, бүгенгесе, уңышлары турындагы фильмны йотлыгып карыйлар. Район тарихында һәркемнең үз өлеше.

Район оешкан 30 нчы, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, коллективлаштыру, 70 нче елларда авыл хуҗалыгында алга китеш. Ә 90 нчы елларда, Советлар Союзы таркалганнан соң да, Чүпрәле халкы сынатмады,  кырларда, фермаларда тырышып эшләүләрен дәвам иттеләр, үсеш  тукталмады. Райондашлар кече Ватаннары турында горурланып сөйли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*