tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Начар күрүчеләр өчен «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында нәшер ителде
Начар күрүчеләр өчен «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында нәшер ителде

Начар күрүчеләр өчен «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында нәшер ителде

Татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында басылып чыкты. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова искәрткәнчә, төп нөсхәдә ике кечкенә дәфтәрдән гыйбарәт әсәрләр циклы начар күрүчеләргә тәгаенләнгән версиядә ике калын томга әверелгән, алар татар һәм рус телләрендә аерым-аерым тәкъдим ителгән.

Китап Татарстанда телләрне саклау һәм үстерү программасы кысаларында дөнья күргән.

«Китапны Брайль шрифтында чыгару — ул безнең тарафтан Җәлилнең шигъри таланты һәм батырлыгына карата хөрмәт һәм мәхәббәт уяту, шулай ук күрмәүче кешеләргә шагыйрь иҗаты белән танышырга мөмкинлек бирү», – дип искәртте Закирова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*