tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз” төбәкара акциясе нәтиҗәләре
“Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз” төбәкара акциясе нәтиҗәләре

“Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз” төбәкара акциясе нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк китапханәсе 2021 елның 1-15 февралендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан һәм Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз» дип исемләнгән төбәкара акция үткәрде.

Акция социаль челтәрләрдә: ВКонтакте һәм Instagram да узды.

Россиянең төрле төбәкләреннән 540 кеше видео төшереп, үзләренең социаль битләрендә урнаштырды.

16 регионнан 73 заявка килде:

Башкортстан Республикасы-27,
Ульяновск өлкәсе-13,
Оренбург өлкәсе-6,
Мари Эл Республикасы-5,
Мәскәү – 4,
Чиләбе өлкәсе – 3,
Чувашия Республикасы-2,
Ростов өлкәсе-2,
Удмуртия Республикасы-2,
Кырым Республикасы-2,
Смоленск өлкәсе-2,
Киров өлкәсе – 1,
Саратов өлкәсе-1,
Тверь өлкәсе-1 ,
Воронеж өлкәсе-1,
Иркутск өлкәсе – 1.

Татарстан Республикасы буенча ​ барлыгы 28 муниципаль район һәм 2 шәһәр катнашты (467 видеоролик):

Алабуга районы -128,
Актаныш районы-32,
Менделеевск – 29,
Кукмара районы-25,
Балтач районы -24,
Сарман районы – 20,
Әгерҗе районы – 20,
Буа районы-19,
Саба районы – 17,
Чистай районы – 13,
Әлмәт районы -12,
Арча районы – 12,
Яңа Чишмә районы-12,
Мамадыш районы -10,
Нурлат районы -10,
Баулы районы -9,
Балык Бистәсе – 9,
Апас районы -9,
Минзәлә районы-9,
Ютазы районы-8,
Зәй районы-7,
Түбән Кама районы – 6.
Кайбыч районы -5 ,
Казан – 5,
Яр Чаллы – 5,
Спас районы-3,
Тукай районы-3,
Аксубай районы – 2,
Яшел Үзән районы – 2,
Теләче районы – 2.

Видеороликлар мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре һәм укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, клуб хезмәткәрләре һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар тарафыннан тәкъдим ителде.

М. Җәлилнең шигырьләре татар, рус, инглиз, алман, удмурт, мари, башкорт, таҗик, украин телләрендә яңгырады.

Иң күп карау җыйган видеороликларның ике авторына Сәхаватова Диана (Әлмәт шәһәре) https://vk.com/wall346838837_26 (2819 карау) ​ ​ һәм Сәлимова Зилирәгә https://vk.com/wall346838837_26 -1711 (1711 карау) Алабуга районының Иске Юраш авылы кызларына Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан истәлекле бүләкләр җибәреләчәк. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!
Акциядә катнашучыларга дипломнар бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*