tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза якларында Сабантуйлар сезоны Югары Әләзәннән башланып китте
Пенза якларында Сабантуйлар сезоны Югары Әләзәннән башланып китте

Пенза якларында Сабантуйлар сезоны Югары Әләзәннән башланып китте

Пенза өлкәсе Городище районы Югары Әләзән авылында 31 май көнне Сабантуе үтте.

Ә әннан алдагы көнне Пачелм районы Решетино авылында быел бәйрәм ике көн үткәрелде. Аксакаллар тәкъдиме белән беренче көн корбан чалынып, дини йолалар үтәлеп узды. Икенче көн – Сабантуй.

Югары Әләзән бәйрәменә авылдашлардан тыш  илнең төрле почмакларыннан кунаклар, хакимият вәкилләре килде.

Сабантуйда ярышлар, Түбән, Урта, Югары Әләзән авыллары үзешчәннәренең концерт чыгышлары булды. Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе, хакимият органнары авыл уңганнарын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, бүләкләрен дә тапшырдылар.

Бәйрәм күрке булган көрәштә абсолют батыр исеменә Городищедан әрмән егете Гарник Веронян лаек булды.

Кич белән яшьләр өчен дискотека һәм бәйрәм салюты оештырылды.

Рәсемдә: Югары Әләзән батырлары. “Городищенский вестник” газетасының архив фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*