tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада «Татар кызы» матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесе ачыкланды
Пензада «Татар кызы» матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесе ачыкланды

Пензада «Татар кызы» матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесе ачыкланды

Пензада «Татар кызы -2021» матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесен ачыкладылар. Быел бәйге «Татар кызының заманча образы» темасына багышланды.

Хәзерге заман татар кызлары гаилә учагын саклаучы һәм тәмле ашарга пешерә белүче генә түгел, ә актив яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, мәдәният, тарих һәм үз халкының традицияләре белән кызыксына. Ул теләсә нинди һөнәрне үзләштерә ала, талантлы, акыллы, аралашучан. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Жюри финалга чыккан 9 кыз арасыннан җиңүчеләрне сайлап алды. Шулай итеп, Диана Ачилова «Татар кызы — Пенза 2021» бәйгесе җиңүчесе булды. Ә Эльмира Тюкаева 1нче вице-мисс, Алсу Исаева 2нче вице-мисс булды. Эльвира Юмаева «Тамашачы мәхәббәте» бүләгенә ия булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*