tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә татар телендәге «Вәгазь» газетасы яңадан чыга башлады
Киров өлкәсендә татар телендәге «Вәгазь» газетасы яңадан чыга башлады

Киров өлкәсендә татар телендәге «Вәгазь» газетасы яңадан чыга башлады

Быел декабрь аенда Киров өлкәсе Үзәк Диния нәзарәте айлык «Вәгазь» газетасын чыгаруны яңадан башлап җибәрде. Ике ел элек газета финанс кыенлыклары аркасында үз эшчәнлеген туктаткан иде. Яңартылган басма Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән чыгарыла.

Газета татар телендә нәшер ителә һәм киң аудиториягә исәпләнгән. Аның исеменнән үк күренгәнчә, төп максат – мөселманнар өчен тематик киңәш-вәгазьләр бирү.

Яңартылган басмада Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган яңа рубрика барлыкка килде.

«Бу сәхифә укучыларны Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү тарихы һәм борынгы бабаларыбызның Болгар дәүләтендә яшәү үзенчәлекләре белән таныштыруны күз алдында тота. Биредә XX гасыр башында Идел буе Болгарында Әл-Моктадир хәлиф илчелеге составында булган гарәп сәяхәтчесе һәм язучы Әхмәд ибн Фадланның сәяхәтнамәләрен татар теленә тәрҗемә иткән бөек татар дин эшлеклесе һәм галим Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләреннән өзекләр бастырылачак», – дип сөйләде Нияз хәзрәт Кашапов.

dumrf.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*