tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда 30га якын Сабан туе бәйрәмнәре узды
Пермь краенда 30га якын Сабан туе бәйрәмнәре узды

Пермь краенда 30га якын Сабан туе бәйрәмнәре узды

Пермь краенда бүгенге көнгә 34 тапкыр Сабан туе бәйрәмен уздырдылар. Шуларның иң зурысы –  “Барда-җыены”. Катнашучылар саны 20 меңнән артык булды. Бардада Татарстан Республикасыннан котлау сүзе ТР Росприроднадзор министры урынбасары Алмаз Исмагилов чыгыш ясады.  Шулай ук бәйрәмдә 30 кешелек Арча районы делегациясе катнашты.Җитәкчесе – Гатиятов Ренат Мансурович. Шулай ук чарада Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе А.Н. Смертин һәм Законнар чыгару җыелышы рәисе В.А. Сухих катнаштылар.

Барда районының 28 авылында Сабан туе һәм Авыл бәйрәмнәре үткәрелде. Иң зур авыл Сабан туе Удик (Елпачиха) авылында булды. Эшмәкәр Гимадутдиновлар бәйрәмнең меценатлары буларак Сабантуйга күренекле артистларны чакырганнар иде: Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һәм башка бик күп яшь артистлар килде.

Лысьва шәһәр округы Сабан туе Кәнәбек авылында узды, бәйрәмдә 1000 артык кеше катнашты. Татарстан Республикасыннан кунаклар – Динара Фәхриева группасы.  Октябрь шәһәр округы Сабан туе исә Октябрь поселогында үткәрелде. Округта барлыгы 7 авылда бәйрәм  уздырылды. Районга тарих фәннәр докторы Ислаев Ф.Г. кайтты һәм авылларда  Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән басылган китапларны тәкъдим итү чараларын үткәрде.

Чернушка шәһәр округы Сабан туе Сулмаш авылының 285 еллыгына багышлап уздырылды.  Бөтендөнья татар конессының Пермь краендагы вәкиле С.Назин халыкны бәйрәм белән котлады. Уин округының Тәләс Түз авыл бәйрәмендә Татарстан Республикасы халык артисты Мирсәит Сөнгатуллин үз җырлары белән халыкны сөендерде. Бик матур сабантуй Березовка округы Татар таз авылында узды. Шауба татарлары бәйрәмне бик яхшы оештырган.

Пермь краеда узган Сабантуйларда барлыгы 40 меңнән артык кеше катнашты, дип саныйбыз.

Край Сабан туе исә 9 июль көнне Кунгур районы Тор-Түз авылында узачак. Аның төп оештыручысы –  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзәсе Алмаз Хавыев.

25 июнь көнне милли бәйрәмебез Пермь шәһәрендә узачак. Иң соңгы Сабантуй 25 июльдә – Чайковский шәһәрендә көтелә.

   Пермь крае татарлары Милли мәдәни мохтәрияте

рәисе урынбасары,

Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле

              С.Н.Назин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*