tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петрякс мәчетенә – 30 ел
Петрякс мәчетенә – 30 ел

Петрякс мәчетенә – 30 ел

Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Петрякс авылында мәчет ачылуының 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Узган гасырның 80 нче еллар ахырында илдә үзгәртеп кору чорында динебезгә иреклек бирелгәч, төбәгебезнең татар авылларында мәчетләр төзелә башлый, Петрякста беренчеләрдән булып дини йорт бастырыла. Аны төзетүдә авыл халкы зур ярдәм күрсәтә, бу изге эштә җирле колхоз рәисе Рәшит Җәфәр улы Измайловның да өлеше зурдан. Мәчет аның әби-бабасы йорты урынында торгызыла. Берничә ай дәвам иткән төзелештән соң, ярым айны 1990 елның 1 сентябрендә күтәрәләр. Истәлекле вакыйгага бөтен авыл җыела, димәк, нәкъ менә быел аңа 30 ел тулды.

Шушы түгәрәк дата уңаеннан 19 сентябрьдә җирле мәхәлләләр һәм авыл учреждениеләре бергәләшеп зурлап бәйрәм оештырдылар. Башта берничә дистә петрякслылар юбилей чарасына Җәмигъ мәчете имамы Ринат хәзрәт Хабибуллин чакыруы буенча килгән өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов катнашында өйлә намазын укыдылар. Күрше Сафаҗай һәм Красный Остров имамнары да килгән иде.

Намаздан соң мөселманнарны яңа мәчеттә корылган мәҗлескә чакырдылар. Чалынган сарык итеннән пешерелгән аш, милли ризыклар, төрле тәм-томнар тулы табынны авылның социаль учреждениеләрендә эшләүче хатын-кызлар әзерләгән, ә чыгымнарны бергәләшеп мәчет мәхәлләләре, СПК идарәсе, ад-министрация, авыл һәм Сафаҗай егетләре каплаган.

Гаяз хәзрәт һәм Мөнир хәзрәт мәҗлестә утыручыларга кайнар сәламнәрен җиткерделәр, мәчетнең 30 еллыгы белән ихластан котладылар, катлаулы чорда бу изге эшне башкаручыларның хезмәтләрен билгеләп үттеләр һәм үткән гасыр башында репрессияләргә эләгеп, гаепсез үтерелгән дин әһелләрен хәтем-дога белән искә алдылар. Ринат хәзрәт, үз чиратында, ерак юлны якын итеп, Петрякс мөселманнарын хөрмәтләп килгәннәре өчен аларга рәхмәтләрен ирештерде.

Табын әзерләгән хуҗабикәләргә рәхмәтләрен белдереп, имамнар һәм мәчет картлары мәдәният йортына юл алдылар. Юбилейлы датага багышланган концерт башланыр алдыннан зур экранда чыгышы белән Петрякстан булган, Мәскәүдә дәрәҗәле урында хезмәт куючы Надир Әмиров әзерләгән мәчетне ачу тантанасы турында видеофильм күрсәтелде. Залда утыручы кайбер тамашачылар аны карап, үзләренең якыннарын, әти-әниләрен, әби-бабайларын таныды, чөнки, алдан әйткәнебезчә, Аллаһы йортын булдыруда бихисап кеше катнашкан.

Кичәне алып баручы авылның тагын бер күренекле шәхесе Ринат Абянов беренче булып тәбрикләү өчен сүзне өлкәнең рухи җитәкчеләренә бирде. Алар Петрякс халкын тагын бер тапкыр юбилейлы дата белән котладылар, ә Гаяз хәзрәт бүләкләр дә тапшырды. Рухи үсешкә зур өлеш керткәне һәм бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барганы өчен өлкә Диния нәзарәте тарафыннан Рәхмәт хатлары белән Җәмигъ мәчете имамы Ринат хәзрәт Хабибуллин, авылның дини тормышында актив катнашучы Сәит Фәйзрахманов, Хайдәр Гаязов һәм Мансур  Сәитов бүләкләнделәр, ә Россия мөселманнары диния нәзарәте, Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдинның Рәхмәт хатларына Ринат хәзрәт, Петряксның яңа мәчет имамы Мидихат хәзрәт Хайретдинов, күп еллар җирле хакимиятне уңышлы җитәкләгән Ансар Садретдинов, авыл советы депутаты Рәшит Сәбитов, “Петряксинский” СПКсы һәм авыл администрациясе лаек булдылар. Шулай ук петрякслыларга җылы теләкләрен һәм ихластан котлауларын Сафаҗайның икенче мәчете имамы Шамил хәзрәт Сәбитов җиткерде, ә авылның иң өлкән һәм абруйлы картларының берсе, имамлык вазифасын күп еллар намус белән башкарган Әнәс Садретдинов мәчетне төзү тарихы турында сөйләде, аны булдыручыларны, ярдәм итүчеләрне искә алды.

Рәсми өлеш тәмамлангач, сәхнәгә Татарстаннан килгән “Саф” рухи җыр ансамбле чыкты. Бу төркем егетләренең ихластан профессиональ дәрәҗәдә башкарылган дини җырлары һәм мөнәҗәтләре халыкның күңеленә аеруча хуш килде.

Казан артистларының чыгышларын тулыландырып, Петряксның актив хатын-кызларыннан тупланган “Гүзәл” хоры һәм сәләтле җирле үзешчәннәр Ринат Аляутдинов белән Лилия Байкина да чыгыш ясадылар.

Юл уңаеннан, Ринат хәзрәт бәйрәм чараларын оештыруда  актив катнашкан һәм төрле яктан ярдәм иткән СПК һәм администрация җитәкчеләренә, яңа мәчет мәхәлләсенә, аш-су әзерләгән ханымнарга һәм башка авылдашларына рәхмәтләрен белдерде.

Мәчет юбилее уңаеннан мәҗлес кору безнең авылларда күркәм гадәткә әйләнә бара. Иң мөһиме – чиста, пөхтә, бөтен яктан да төзекләндерелгән һәм заманча җиһазландырылган Аллаһы йортлары буш тормасын, һәр көн мөселманнар белән тулып, манарасыннан азан тавышы яңгырасын иде.

Илнар САДЕКОВ.

Автор фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*